Төзекләндерелгән ишегалларын тәртиптә тотмаган районнар акчасыз калачак

 Шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына паркларда, скверларда, яр буйларында, төзекләндерелгән ишегалларында тәртипне җентекләп күзәтергә кушты. Әгәр наказ үтәлмәсә, киләсе елларда әлеге районнарга бу программалар өчен акча бирелмәячәк. 

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтүенчә, бүген республика халкыннан шикаятьләр күп килә икән. Алар яңартылган ишегаллары, паркларда җимерелгән фонарьлар һәм эскәмияләр, чистартылмаган чүп-чардан зарлана. Шулай ук халык ял итү урыннарында бәдрәфләрнең  эшләмәвен һәм җәрәхәт алу мөмкинлеге булган җиһазлар барлыгын да җиткергәннәр.

– Ничек шулай була инде? Мин аптырашта. Димәк, сезнең моңа игътибарыгыз җитми, сезгә бу кызык түгел, кирәкми. Сез кешеләрнең кайда ял итүенә, кая баруларына битараф. Без бу проектларга зур акчалар тотабыз, һәр объектка сөенәбез. Аларны тәртиптә тотарга кирәк. Болай эшләү яңадан төзекләндерүдән  арзанракка чыга, – диде Президент район башлыкларына.

Республиканың шәһәр-районнарында хәлләр ничек соң? Парк-скверларны төзекләндерү, ишегалларын тәртипкә китерү эшләре ничек бара? Халык матурлыкны саклый аламы?  «ВТ» журналисты берничә район вәкилләреннән шул хакта сорашты. Булганның кадерен белмәүчеләр арасында Лаеш районы халкы да бар. Әмма район башлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Әмирова сүзләренчә, алар тәнкыйть сүзен килгән кунаклар аркасында ишетә.

– Чакырсаң – күңелле, килмәсәләр, тагын да хәерлерәк икән.  Бездә яр буендагы тәртипсезлек дәвам итә. Ничек кенә тырышсак та, гел матур итеп тотып булмый. Бүген иртән дә район башлыгы бөтен җитәкчеләрне җыеп сөйләште. «Кама диңгезе» пляжы май аеннан бирле эшли. Килүчеләр күп. Әмма ял итүчеләр, ничек кенә әйтсәң дә, аңламыйлар. Артларыннан җыеп китәргә, пляжның җиһазларын саклап тотарга кушабыз. Тик  булмый, кешене тәртипкә өйрәтү бик кыен. Соңгы вакытта чүпләрен алып чыгып китә башладылар, әмма аны да шәһәрдә ташлап калдыралар, – ди ул. – Безнең районда төзелеш эшләре гөрләп бара. Бакчалар, мәктәпләр төзелә, ишегаллары  тәртипкә китерелә. Озакламый яңа экстрим парк булачак. Әмма бар эш халыкның шапшаклыгына күмелә дә кала инде.

Алабугада  исә яңа төзелгән парк-скверларга, ишегалларына саклык белән карыйлар икән. Тарихи шәһәргә күпме генә турист килсә дә, матурлык саклана. Район хакимиятенең архитектура бүлеге җитәкчесе Илнара Гыйләҗиева сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр 31 ишегалды яңартылачак.

– Башта халык аңлап бетерми инде ул. Шуңа да сабыр булырга һәм кешеләрне тыңларга өйрәнергә кирәк. Йортта яшәүче берәү бер фикер әйтә, икенчесе – башканы. Күптән түгел агачлар үсеп утыручы буш урында парк ясадык. Анда искергән агачлар күп иде. Корыганны кисәргә генә җыенабыз, каршы килүчеләр табыла. Ярый уртак фикергә килә алып, паркны җиренә җиткереп  эшләдек, – ди ул. – Әмма безнең район халкы рәхмәтле була белә. «Чебурашка» паркын ясаганда каршылык күрсәткән кешеләр хәзер килеп рәхмәт әйтә. Димәк, безнең команда начар эш эшләми. Бер генә үтенеч – булганның кадерен белергә кирәк.

Ишегалларындагы тәртипсезлеккә зарланып безгә Кукмараның Нур Баян урамыннан да шалтыратканнар иде. Кайдадыр яңаны җимерәләр дип зарлансалар, аларның, киресенчә, искелектән аерыласылары килми иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин без шалтыратканда район башлыгы Сергей Димитриев белән нәкъ менә парклар һәм ишегалларын карап йөриләр иде.

 2015 елдан 2020 елга кадәр республикада 14,6 млрд сумлык 443 объект төзекләндерелгән. 2021 елда тагын 69 җәмәгать киңлеге яңартылачак.

–  Эшли башлаганда кыенлык була инде ул. Әмма ничек тә кешеләргә аңлатырга тырышабыз. Резин тәгәрмәчләрдән дә котылдык инде. Дөрес, аларны да  ташлатасылары килми иде. Ишегалларында яшәүчеләр искегә ияләнгән. Яңасын күргәч, тагын да  шатланырлар әле, – ди  ул. – Быел без 7 ишегалдын тәртипкә китерәбез. Юлларын салып бетердек. Утлар кертелде. Балалар мәйданчыгын, утыргычлар куясы калды.

Ютазыда исә быел планга кертелгән 43 ишегалдының 32се әзер.

– Районда бер парк сафка басачак. Бездә халык  бар нәрсәгә сак карый. Бушка дигәч тә, аны кадерсезләргә димәгән бит. Дәүләт халыкка уңайлылык тудыра икән, рәхмәтле булырга кирәк.  «Безнең ишегалды» программасына үзе тавыш биргән, ниндидер яңалык керткән кеше беркайчан да артыннан ямьсез калдырмый. Ишегалды да, парклар да, яр буйлары да безнең уртак ял итә торган җиребез, – ди район хакимиятенең архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Лилия Галимҗанова.

Район-шәһәрләр зарланырга яратмаса да, Казан халкы үз фикерен  әйтергә курыкмый. Шушы көннәрдә редакциягә Чистай урамы, 5 нче йортта яшәүче Гүзәл ханым шалтыраткан иде. Ул «Безнең ишегалды» программасы буенча үзләрендә июнь аенда ук төзекләндерү эшләре башланса да, аның бер айдан артыкка тукталуын җиткергән иде. «Урамга чыгып ял итеп булмый. Утыргычларны алып ташладылар. Балалар мәйданчыгы да юк. Яңасын ясамагач, искесенә тиясе түгел иде. Безнең йорт янында иске гаражлар бар иде. Аны алдырдылар. Тик эчендәге чүп-чары аунап ята. Июль аенда бармакка бармак сукмадылар. Бу эшнең очы күренерме?» – диде ул.

Быел ел ахырына кадәр Татарстанның 40 районында 1074 ишегалды төзекләнәчәк.

Без әлеге хәлгә ачыклык кертер өчен иң элек шушы йортка хезмәт күрсәтүче идарәче оешмага шалтыраттык. Оешманың төзекләндерү бүлегендә, без эшләрне тиешле вакытка башкарып бетерәчәкбез, дип ышандырдылар. Алар аны 15 сентябрьгә тапшырырга тиеш икән.

– Әлеге эш шәһәр аша башкарыла. Асфальт салынды, гаражлар алынды, – диде идарәче оешма хезмәткәре Ксения. Ул Гүзәл ханымга барысын да аңлатырга вәгъдә бирде.

Кайдадыр яңасын көтәләр, кайбер җирдә булганның кадерен белмиләр. Президент кушты дип кенә түгел, үзебез белеп тә матурлыкны сакласак иде.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: tatarstan.ru

 


Фикер өстәү