Татарстанда тагын 4 кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда тәүлек эчендә тагын дүрт кешенең коронавирустан гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коронавирус корбаннарының икесе — 50 һәм 72 яшьлек ир-атлар, икесе — 63 һәм 83 яшьлек хатын-кызлар.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды», — дип искәрттеләр ведомствода.


Фикер өстәү