Татарстанның бер бистәсендә халык җыелышып юл сала башлаган

Казанның Константиновка бистәсендә яшәүчеләр, начар юлларга түз алмыйча, аны үзләре салырга керешкән.

Халык әйтүенчә, алар администрациянең эшләвен көтеп арыган. Үзләре көрәк, арбалар, төзелеш материаллары алып, эшкә тотынганнар.

Фото: социаль челтәр


Фикер өстәү