Казанда “Мин күкне сайлыйм!” бәйрәмендә “Стрижи” югары пилотаж төркеме катнашачак

7 август көнне “Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта, Россия Һава флоты көненә багышлап, “Мин күкне сайлыйм!” дигән авиация бәйрәме узачак. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана. Чараны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте оештыра.

Бәйрәмгә һәр ел саен берничә дистә мең кеше килә. Кече һәм зур авиация профессионаллары, белгечләр, авиация тармагы ветераннары, авиация белгечле буенча белем алучы студентлар, мәктәп укучылары, Казан кунаклары – гомумән, күккә битараф булмаган барча кеше шунда җыела.

Чарада егермеләп очкыч, шул исәптән Россия Оборона министрлыгы, гражданлык авиациясе, Татарстан Үзәк аэроклубы, “Казан вертолет заводы” самолетлары катнаша. Бәйрәмгә шулай ук “Стрижи” югары пилотаж төркеме дә чакырылган. Чара кысаларында балаларның модельләштерү түгәрәкләре, парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, төрле мастер-класслар, балалар өчен күңел ачулар һ.б. оештырылачак.

Моннан тыш 7 август көнне Казансу елгасы акваториясендә һәм “Казан” Гаилә үзәге янындагы урында моторлы су спорты буенча Россия кубогы үткәреләчәк.


Фикер өстәү