«Путин акчасы»н нәрсәгә тоталар?

Балаларын мәктәпкә әзерләү өчен әти-әниләрнең күбесе «Путин акчасы»н көтте. 2 августта  Президент вәгъдә иткән 10 мең  бирелә башлады. Бу акча уку кирәк-яракларын алырга җитәрме? Бер укучы өчен чыгымнар күпмегә төшәчәк? Кеше кесәсендәге акчаны санау килешмәсә дә, әти-әниләр балаларын ничек сөендерүләре турында бик теләп бүлеште.

Күпләрнең кулына Мәскәүдән  көтелгән акча керде инде. Путинга рәхмәт, дип шөкер итүчеләр дә, хәзер бөтен нәрсә кыйммәт, нәрсәгә генә җитәр икән ул, диючеләр дә  бар.  Бала акчасы – балага. Әти-әниләр аны башка  нәрсәгә тотарга җыенмый. Күпләр аны  мәктәп кирәк-яракларына тотса, арада кышкы кием сатып алачакбыз, улымны машина йөртергә укытачакбыз, кызымны шифаханәгә ял итәргә җибәрәчәкбез, диючеләр дә бар. Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау  министры Эльмира Зарипова әйтүенчә,  бүген республикада әлеге акчаны алу өчен 495487 кеше гариза язган. Бу – 88 процент дигән сүз. Акча барлыгы  563471 балага барып ирешәчәк.

– Без әлегә Президент түләүләрен алмадык, әмма мәктәпкә әзерләнә башладык инде. Дәфтәр, көндәлек, кайбер дәреслекләр, альбом, пластилин, төсле кәгазь… Болары бар. Букчалары әйбәт әле. Физкультура дәресенә  махсус форма кирәк, кроссовка алдым. Форманы мәктәп үзе заказ биреп тектертә. Мәктәпкә әзерләнү өчен һәр балага 10–15 мең сум җитә дип уйлыйм. Әлбәттә, форма да кирәк булса, күбрәк китәчәк. Август башыннан  мәктәп ярминкәләре ачылды, анда уку әсбапларын, башкасын ташламалы бәягә алырга була. Шәхсән үзем дәфтәр, дәфтәр тышларын ярты елга җитәрлек итеп сатып алам, – диде безгә Эльмира Зарипова, мәктәпкә әзерлек турында. – «Путин түләүләре» дигән  төшенчәне хәзер балалар да белә һәм алар моңа сөенә. Җитми дип, акчадан канәгать булмаучыларны  белмим.  Киресенчә, безгә рәхмәт әйтеп язалар. Күпбалалы гаиләләр өчен дә зур ярдәм бу. Балалар җәй көне буйга үсеп китә. Кемгәдер физкультура формасы, икенче аяк киеме,  кемгәдер көзге, кышкы өс-башны яңартырга кирәк. Республикада ел саен мохтаҗ булган гаиләләр өчен «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» дигән  хәйрия акциясе үткәрелә, быел да оештырылачак. Анда депутатлар, предприятие, оешма җитәкчеләре катнаша.

Әти-әниләр мәш килеп, яңа уку елына әзерләнә. Базарларда, кибетләрдә  балалары белән бергәләшеп кием-салым, уку әйберләре сайлыйлар. Әнә бер малай, миңа мондый   көндәлек тышы ошамый, футбол тубы төшкәне кирәк, дип көйсезләнә. Мондый чакта гаеп итеп тә булмый.  Бу дәфтәр, көндәлекләрне  көн саен әти-әнигә түгел, балаларга ачасы бит. Белгечләр дә, иртә белән баланың, миңа бу ошамый, дип көйсезләнүен ишетергә теләмәсәң,  уку кирәк-яракларын бергәләп алырга киңәш итә. Берничә күлмәк алыгыз, берсен юганда, икенчесен киярлек булсын, диләр. Ни генә дисәң дә, күңелле мәшәкать бу! Кыйммәтлерәген аласыңмы, арзанрагынмы – монысын инде кесә янчыгына карап, чамалыйсың.  Әти-әниләр әйтүенчә, баланы мәктәпкә әзерләү 15–25 мең сумга төшә.

– Вак-төяк әйберләрен карап куйдык инде. Балаларның түгел, әлегә мәктәп турында үзебезнең дә уйлыйсыбыз килми. Рәхәтләнеп ял итсеннәр әле. «Путин акчасы»н күчерделәр инде. Малайларның киемнәре бер-берсенә кала. Әйбәт хәлдә, саклап кияләр. Букчалар да ярый. Олысына гына  киемнәрне яңабаштан аласы бар.  Быел  Рамил – 1, ә Камил 4 нче сыйныфка бара. Дәфтәрләре  бар. Хәзер бит бакчадан чыкканда ук махсус 1 нче сыйныфка бару өчен җыелма бирәләр. Барысын да балалар белән бергәләп сайлыйбыз. Бер баланы мәктәпкә әзерләү ким дигәндә, 15 мең сумга төшә. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаучыларга бу суммага тагын 10 мең өстисе. Аяк киемнәре генә дә берничә кирәк бит, – ди 3 бала атасы,  җырчы  Илназ Бах.

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә дә, «Путин акчасы» турында гәпләшәләр. Янәсе,  әлеге акча бүген баланы  мәктәпкә әзерләргә җитәме, юкмы?

– Баланы мәктәпкә әзерләргә зур ярдәм дип саныйм. Костюм, спорт киемнәре  алырга дип торабыз. Күлмәк, дәфтәрләргә дә җитә бу акча. Үзебезнең кесәдән аяк киемнәре генә алачакбыз, – дип язган Светлана Ибраһимова.

Алсу Галимова фикеренчә, тота белсәң, җитә. «Бу акчага барлык кирәк әйберләрне дә алдык.  Рәхмәттән башка сүз юк», – ди Алсу, риза булып.

– Бирмәсәләр дә, бер хәлең юк. «Путин акчасы» беренче көнне иртүк килеп җитте. Әлеге акча гына  җитми инде. 1 нче сыйныфка баручы кызыбызны әзерләү өчен 18 мең сум акча китте. Ортопедик букча  4500 сум тора. 3 пар аяк киеме генә алдык. Бәяләре 1000–1500 тирәсе. Ике блузка, колготка, бантик – кызлар өчен барысы да кирәк. Форманың бәясе – 3500. Кызыбызның мәктәпкә барасы килә, әмма укыйсы килми. Бераз укый-яза белә, – ди Казанда яшәүче  ике бала анасы Гөлшат Ганиева.

Күпбалалы гаиләләр дә 10 мең сум акча өчен бик сөенә. Саба районының Тенеки авылында яшәүче  җиде балалы Гомәровларның алтысы – бакча һәм мәктәп яшендә. Кечесенә – 6 ай.

– Дүртесе мәктәптә укыса, икесе – бакча яшендәге сабыйлар әле. Путин акчасы  килде инде, ул балаларга кирәк-яракка тотылачак. Олысы быел Сабадагы аграр көллияткә бара. Китаплар кибетеннән өч балага уку әсбаплары алдык инде. Дәфтәр, эш дәфтәрләре, альбом, җилем һәм башкасын…  Күбесе ташламалы бәядән эләкте. Барысы 15 мең сумга төште. Монда кием кермәгән әле, – дип сөйли Илдария. – Дәфтәрне – 200, каләмне 50 данә алдык, вакланып тормыйбыз. Әйберләрнең күбесен беткәннән беткәнгә алабыз. Ни өчен дигәндә, фломастер, җилемнәр кибеп бетә. Быел бөтен киемнәре дә ярый әле. Олысын һәм бакчага баручы баланы яңабаштан әзерләргә туры киләчәк. Бакчага да хәзер мәктәпкә кебек җыенасы бит. Дәфтәрен дә, башкасын да аласы.  Президент акчасы – ишле гаиләгә зур ярдәм. Хөкүмәт тә,  районның социаль яклау бүлеге дә булышып тора. Авылда бакча юк, күрше авылга йөртәбез. Район башлыгы аларны мәктәп автобусына утыртып йөртергә рөхсәт итте. Балалар бүгеннән үк мәктәпкә барасы килә дип көтеп торалар.

Бәяләргә килгәндә, ташламалы бәяләрне эзләп йөрүчеләр ота. Брендлы кибетләрдә  ирләр күлмәкләренең хакы  4 мең сумга кадәр җитә. Ә менә ташламалы бәядән аны 899, 999 сумга да алырга мөмкин. Кызларга киемнәр кыйммәткәрәк чыга. Итәге, күлмәге, сарафаны, чалбары да кирәк. Әйтик, сарафан бәясе 1500–3500 сум тора.

 

Уку кирәк-яраклары бәяләре (сумнарда)

Костюм – 2500–6000 сум

Ирләр күлмәге – 800–1200 сум

Сарафан  – 1,300–2500 сум

Аяк киеме  – 800–3000 сум

Колготка – 150–250 сум

Букча – 1500–5000 сум

Кызлар өчен мәктәп формасы  – 6000–8000 сум

Спорт костюмы – 1500–3500 сум

Дәфтәр – 6–45 сум

Линейка – 30 сум

Кайчы  – 60 сум

Карандаш – 15 сум

Бетергеч – 10 сум

Очлагыч  – 35–60 сум

Төсле кәгазь – 35 сум

Пластилин  – 120–250 сум

Төсле кәгазь – 88 сум

Җилем – 25–30 сум

Пенал – 200–1000 сум

Пумала – 50–60 сум

Аяк киемнәре өчен капчык – 200–400 сум

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү