Метеоролог кисәтә: Татарстанга торнадо якынлаша

Тверь өлкәсенә зур зыян салган торнадо бүген, 4 августта, Идел буе районнары, шул исәптән Татарстан өстеннән дә үтәргә мөмкин. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

— Самара өлкәсе, Башкортстан белән чиктәш булган Татарстанның көнбатышы, Удмуртия — әлеге Идел буе төбәкләре «ут линиясендә» булачак. Анда урыны белән көчле давыл һәм торнадо көтелә, — дигән метеоролог.

Кичә Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителгән иде. Шуңа күрә сак һәм игътибарлы булу турында онытмыйк.


Фикер өстәү