Җырчы Дилә Нигъмәтуллина бала алырга җыенуы турында: «Бу – буш сүз түгел»

Җырчы үзенең инстаграмм битендә бала алырга җыену хакында хәбәр итте. Шулай итеп, үзенең язылучылары белән яңалыгын уртаклашты.

Аңа матур теләкләр язучылар күп. Үзләре яңа гына бала алучылар да фикерләрен калдырган. Без исә, Диләнең үзенә шалтыраттык.

– Әлегә бу хакта комментарий бирмим. Инстаграммга язганмын икән, бу буш сүз түгел. Соңрак сөйләрмен, — диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү