Алексей Песошин район хастаханәләренә 70 машина ачкычы тапшырды

Бүген Татарстан премьер-министры Алексей Песошин район үзәк хастаханәләренә авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 70 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Әлеге чара «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү программасы» кысаларында узды.

Программа буенча быел «Лада Ларгус» базасында барлыгы 370 ашыгыч ярдәм автомобиле һәм 43 Ford Transit микроавтобусы сатып алынган. Транспорт пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен йөртү өчен билгеләнгән. Барлык автомобильләр дә «Татарстан ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме идарәсе» үзәкләштерелгән системасына тоташтырылган, җиһазландырылган.

«Бүген без 42 район хастаханәсенә 70 яңа «Лада Ларгус» автомобиле тапшырабыз. Бу автомобильләр авыруларга өйдә хезмәт күрсәтү, хастаханәләргә илтү, дарулар китерү өчен файдаланылачак», — дидеАлексей Песошин.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов июнь аенда авыл хастаханәләренә һәм сырхауханәләренә 193 автомобиль тапшырган иде, ә июль аенда фельдшерларга медицина модуле булган 90 автомобиль ачкычы бүләк итте.


Фикер өстәү