Казан метросында йөрү бәясе арта

Иртәгәдән метрода йөрү кыйммәтләнә. Акчалата түләгәндә, билет хакы 30 сум түгел, ә 35 сум булачак. Бу җәһәттән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзаланган карар хокукый мәгълүматлар порталына урнаштырылган.

Банк картасы һәм транспорт картасы белән түләгән очракта билет бәясе элеккечә – 30 һәм 27 сум кала. “Проездной” тарифы да үзгәрми – 100 тапкыр баруның һәркайсы 20шәр сумга төшәчәк.

Сүз уңаеннан, Татарстан башкаласында җир өсте җәмәгать транспортында юл йөрү бәясенең 1 марттан артканлыгын искә төшерик.


Фикер өстәү