Татьяна Ларионова: “Балалар мәйданчыклары һәм уен җиһазлары буенча күп сораулар алына”

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең мобиль кабул итү бүлеге Лаеш районында халыкның мөрәҗәгатьләрен кабул иткән. Мобиль кабул итү бүлеге эшендә Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова катнашкан.

Ул районда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен тыңлап, аларның сорауларына җаваплар биргән.
“Күп сораулар балалар белән бәйле. Алар иң элек балалар мәйданчыклары җиһазларына кагыла. Авыл районымы ул, яки шәһәрнекеме – һәркайда балалар мәйданчыклары кирәк. Бүген дә мондый сораулар күп булды. Шулай ук мәктәпләр, мәктәпкәчә учреждениеләр буенча да сораулар байтак. Аларга да махсус җиһазланылган мәйданчыклар булдырырга, мебель алыштырырга кирәк”, – ди Татьяна Ларионова.

Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге совхоз-бистәсендә яшәүче Валентина Купчихина мобиль кабул итү бүлегенә җәйге чорда су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл кылу үтенече белән мөрәҗәгать иткән. “Безнең су бар-барын, әмма җәен бистә халкына җитми. Бездә бер генә су башнясы бар. Яңасы төзелсә, әйбәт булыр иде. Җәй буе сусызлыктан азапланабыз, төннәрен юынырга һәм кер юарга туры килә, ә бит балалы гаиләләр дә күп”, – дип моң-зарын белдергән ханым.

Алия Чернова, авылның мәдәният йортында эшли. Балаларга хоккей уйнау мөмкинлеге тудыруны сораган ул. “Бистәдә ташландык йортлар байтак. Балалар анда еш уйный, имгәнүләре бар. Бу биналарны сүтеп, аларның урынына хоккей мәйданчыгы төзү әйбәт булыр иде. Кышын балаларга күл бозында уйнарга туры килә, ә бу хәтәр бит”, – дигән Алия.

Гөлшат Ибраһимова исә Дәүләт Советы депутатына юл мәсьәләсен хәл кылу үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
Депутатлар, муниципаль районнар башлыклары һәр көн саен мобиль кабул итү бүлекләре эшендә катнаша.

Исегезгә төшерәбез: алты махсус автобус, партия исеменә халыктан мөрәҗәгатьләр, наказлар, тәкъдимнәр җыю өчен, бөтен республика буйлап йөри. Мобиль кабул итү бүлмәләре авылларда, район үзәкләре, шәһәрләрдә күп фатирлы йортларның ишегалларында эшли. Алар 600ләп урында булып кайтачак. Татарстанда яшәүчеләрдән мобиль кабул итү бүлмәләре аша алынган иң мөһим тәкъдимнәр партиянең Халык программасына кертеләчәк.


Фикер өстәү