Татарстанда быел корылмалар төзү һәм төзекләндерүгә 11,5 млрд сум акча тотылачак

Татарстанда быел корылмалар төзү һәм төзекләндерүгә 11,5 млрд сум акча тотылачак. Әлеге эш «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите, «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният» илкүләм проектлары кысаларында тормышка ашырылучы 12 федераль программа буенча башкарыла. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак тораккоммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте.

– Быел барлыгы 95 корылма, авария хәлендәге 3,8 мең кв. метр мәйданлы торак төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Пандемия вакытында төзелеш эш туктап тормаган бердәнбер тармак булды, – дип сөйләде Алексей Фролов. – «Торак һәм шәһәр мохите» проекты буенча 65 корылмада эш башкарылачак. Ел ахырына республиканың 8 районында 130 гаиләгә яңа фатирлар бирелер дип торабыз. Шушы ук проект ярдәме белән яңа уку елына Казанда урнашкан «АРТ-СИТИ» торак комплексында 1501 урынга исәпләнгән бассейнлы мәктәп ачылачак, башка бистәләрдә өч яңа балалар бакчасы да сафка басачак. «Лето» һәм «Светлая Долина» торак комплексларында су чистару корылмалары да яңартылачак.

Министр урынбасары төзелешләр турында сөйләгәндә, узган атнада Президентның район башлыкларына әйткән сүзләрен дә искә төшерде. Рөстәм Миңнеханов яңа төзелгән парк-сквер һәм ишегалларында тәртип салырга кушкан иде.

– Кайдадыр нәрсәдер ватылган, җимерелгән икән, бу эшне вандалларга гына сылтап калдырырга ярамый. Алар әллә каян килми бит. Үзебезнең арада яши. Андыйларның кулын кыскартырга кирәк! Төзекләндерелгән объектларга сак карасак иде, – ди ул. – Быел 49 урында яңарту, төзекләндерү һәм төзү эшләре башкарыла. Тагын 13 объект өчен дәүләттән яңадан акча бирелде. Болардан тыш, кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган 8 корылма төзү планлаштырыла. Моның өчен федераль бюджеттан 490 млн сум акча бирелә.

Алексей Фролов халыктан килгән гозерләргә дә тукталды. Быел җәй эссе булгач, күп кенә район-авыллардан сусызлыктан тилмерүләре турында зарлар күп булган. Республикада «Чиста су» программасы эшли. Быел Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә яңа су станциясе төзеләчәк. «Экология» федераль проекты да дәвам итә. Аның кысасында Питрәч районының Кощаково бистәсендә биологик чистарту корылмасы төзиләр. «Чиста ил» проекты буенча Түбән Кама районының Прости авылындагы һәм Минзәләдәге чүплекләрне юкка чыгару төгәлләнеп килә.

«Демография» илкүләм проекты кысасында 2021 ел ахырына 13 балалар бакчасы сафка басачак. Казанның Химиклар урамында урнашкан физик тернәкләндерү комплексында һәм Кукмарада спорт залында эшләр тәмамланган. «Мәгариф» илкүләм проекты кысасында Казанның «Салават күпере» бистәсендә 1224 урынга исәпләнгән мәктәп тә тиздән сафка басачак. Мөслим һәм Саба районнарындагы 2 мәктәпнең спорт заллары капиталь төзекләндерелде. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча быел Яшел Үзән һәм Алабугада 2 мәдәният үзәге, Кукмара һәм Минзәлә районнарында 3 мәдәният йорты, Казанда 2 балалар сәнгать мәктәбе сафка басачак. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Казанда Онкология, гематология, хирургия балалар үзәге төзелеп бетте.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү