Йортлары янып бер гаилә һәлак булган

3 августта төнлә Баймак районында янгын чыккан. Янгын Иткол авылында чыга: Тынычлык урамындагы бүрәнә өйгә ут каба.

Башкортостан буенча Россия ГТХМ баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгында 1983 елда туган ир-ат һәм 1980 елда туган хатын-кыз һәлак булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фаҗига сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый.


Фикер өстәү