Татарстанда һава һәм су сыйфаты яхшырган. Соңгы елларда һавадагы начар матдәләр кимегән. 2019 елда аларның күләме 0,05 процентны тәшкил итсә, 2020дә ул 0,04кә генә калган. Су объектлары буенча да уңай якка үзгәрешләр күзәтелә. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлегендәге оператив штабында узган «Сәнәгать шәһәрләрендә экологик куркынычсызлык» дип аталган «түгәрәк өстәл» барышында экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.
– Татарстан – сәнәгать үсеше буенча алдынгы төбәк. Шуңа күрә дә бу өлкәдәге экологик куркынычсызлык зур игътибар сорый, – ди министр. – Республикада әлеге эш өчен бюджеттан 11,5 млрд сум акча бүленеп бирелә. Шуның 7 млрд сумын сәнәгать оешмаларына күчерә. Шул рәвешле оешмалар табигатьне саклауга үзләреннән зур өлеш кертә.
Александр Шадриков, республикада соңгы елларда һаваның чистаруын автомобильләрнең табигый газга күчүенә бәйле, дип аңлатты.
– 2013 елдан бирле Татарстанның ягулык-майлау станцияләрендә ягулык парларын тотып кала торган махсус җиһазлар куела. Халыкка яшәргә уңайлы шартлар тудыру өчен агачлар санын да арттыру кирәк. Республикада яшеллекне саклау буенча күп кенә эшләр башкарыла, – ди министр. Очрашуда катнашкан КФУ мөгаллимәсе Елена Минакова экология юнәлешенә халыкны мөмкин кадәр күбрәк тартып китерергә кирәк дигән фикердә.
– Һәр кеше сулар һавасының чиста, эчкән суының саф булуын тели, – ди ул. – Без халыкның фикерен белергә, аларны борчыган мәсьәләләрне тыңларга тиеш. Экологияне саклыйк дисәк, безгә кешеләр белән уртак тел табарга, аларны үзебезгә ияртергә кирәк. Экологик тәрбия балалар бакчалары, мәктәп, вузларда алып барылырга тиеш. Без алар арасында күп кенә бәйгеләр уздырабыз.
Бу бәйгеләрнең барысы да Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Елена Минакова, республикада үтүче экологик дәресләр, өмәләр, төрле акцияләр хакында сөйләде. Шулай ук кайбер оешмалар ярдәме белән махсус китаплар бастыруларын да әйтте. Күптән түгел чүп җыючы бер зур оешма «Чүпне ничек дөрес итеп җыярга» дигән белешмәлек чыгарган. Хәзер шуны балаларга өләшмәкчеләр. Чиратта – аллергия белән интегүчеләр өчен кайсы вакытта нинди үлән чәчәк атуы хакында белешмәлек.
Территорияләрнең инвестиция үсеше фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев, экология өлкәсендә дә хакимияткә халык белән элемтәдә булырга кирәк, ди.
– Республикада яшәүчеләр һаваны чистарту һәм аны саклау буенча нинди эшләр башкарылганын белергә тиеш. Кешеләр ни күрә соң? Торбалардан чыккан төтен, сулыклардагы май таплары, киселгән агачлар күрә һәм начар ис исни. Экологик эшләрне алар күрми дә, сизми дә. Суларны сафландыру, агачлар утырту, елгаларны чистарту эшенә сәнәгать оешмалары үз өлешен кертә. Моны халык белергә тиеш. Шуның өчен сәнәгать өлкәсендә экология куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен башкарылган эшләргә иҗтимагый контроль булдыру мөһим, – ди ул. – Безгә халыкны ишетергә кирәк. Зур яңа төзелеш корылмалары, ниндидер сәнәгать оешмалары төзегәндә аларның да уй-фикерен белү кирәк дип саныйм. Уртак сөйләшүләр булмаса, без үзебез көткән нәтиҗәгә ирешә алмаячакбыз. Ә бит бер уйлап карасаң, барлык эшләр дә халык өчен башкарыла. Аны аңлата гына белергә кирәк.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat