Ямбулат авылы халкы: «Мондый хәлне күргән юк иде»

Теләче районының Ямбулат авылында кичә көндез янгын чыга. Берьюлы ике йорт яна. Вәлиуллиннарның өен саклап калып булса, күршеләре Насыйровлар бернәрсәсез урамда кала.

— Энҗе Насыйрова гомере буе мәктәптә укытты. Быел укучылар булмау сәбәпле, эшсез калгач, китапханәгә урнашкан иде. Ут чыкканын күргәч, бер генә теләк белән өенә йөгерә — ничек тә 27 яшьлек авыру кызын һәм 80 яшьлек әнисен коткарырга кирәк! Аларны һәм документларны алып чыга алалар, — ди авылдашлары Алисә Дәүләтшина. — Рәсүлә Вәлиуллиналарның бөтен каралты-кура, верандалары янды. Әле ярый өйләре калды. Әмма килгән зыян зур.

Алисә янгынны бөтен авыл белән сүндердек, ди.

— Элек янгын чыкса, чиләкләп су сибер идек. Туктата да алдык. Хәзер профнастил белән матурлыйбыз да,өйләр дөрләп яна. Янгын сүндерүчеләр дә бик озак көрәште. Төн буе саклап чыктылар. Авылдашларыбыз кызганыч. Ничек тә ярдәм итәргә иде. Бергәләп ярдәмләшик әле, — ди Алисә Дәүләтшина.

Вәлиуллиннарга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп- хисап реквизитлары:
Энҗе Мәсгүт кызы Насыйрова исемендәге Ак Барс картасы номеры 89083337507 номерына беркетелгән.
Наил Фәнил улы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 2202201523932586.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү