Парижга өч ел калды. Татарстан спортчылары Олимпиадада ничек чыгыш ясады?

20 алтын, 28 көмеш, 23 бронза медаль. Россия спортчыларының Токио Олимпиадасында җыеп алган уңышы бу. Татарстан вәкилләре япон башкаласыннан 1 алтын һәм 4 көмеш алып кайта. Дөресен әйткәндә күбрәк була алыр иде. Икенче яктан, Риода булган Олимпиада безгә бер тамчы да сөенеч бүләк итмәде. Шуңа күрә булганына канәгатьләнергә туры килә.

Хатын-кызлар арасында рапира буенча команда ярышында алтын медаль откан Марта Мартьянова узган атнада Татарстанда иң популяр спортчыга әверелде. Аягын авырттырган килеш ахырга кадәр көрәшкән Казан кызын Россия күләмендә геройга тиңлиләр. Алтын белән бергә Марта спорт түрәләренең башын авырттырган хәбәр җиткерде. Ул кияүгә чыгарга җыена, егете исә Ярославльдән. Хәзерге вакытта Спорт министрлыгы Мартьянованы ничек тә республикада калдырырга тырыша. Моның өчен кияүне дә Татарстанга күчеп килергә ризалаштырырга туры киләчәк.

Мартаның медале безнең өчен икеләтә кадерле. Алтын булганы өчен генә түгел. Мартьянова – Татарстанда тәрбияләнгән спортчы. Билгеле булганча, моннан берничә ел элек республикада «параллель зачет» дип аталган төшенчәдән баш тарттылар. Элегрәк бер спортчы берничә төбәк данын яклап, тамашачыдан бигрәк, спорт түрәләренең күңелен күрә иде. Хәзер андый әйбер юк. Татарстанга спортчы хәтта читтән чакырылган очракта да, бары республиканыкы гына булып санала.

Йөзүче Александр Красных та – үзебездә тәрбияләнгән спортчы. Бөгелмәдә туып үскән спортчы Россиядә йөзү лидерларының берсенә әверелде. Токиодан ул көмеш медаль алып кайтты. Финалда чыгыш ясамаса да, команданың хәлиткеч ярышка барып җитүендә аның да өлеше бар.

Икенче урын алучылар арасында волейболчылар да бар. «Зенит-Казан» уенчылары Максим Михайлов, Артем Вольвич һәм Валентин Голубев  Токиодан көмеш медаль алып кайтты. Алтын да була алыр иде. Әмма французлар ирек бирмәде. Сүз уңаеннан, узган ел Татарстанда коронавирус йоктырган иң беренче кешеләр исемлегенә кергән Эрвин Нгапет (ул вакытта Казанда уйный иде) Франция җыелма командасының финалда иң шәп уенчысы булып танылды. Әлбәттә, волейболчыларның уңышы сөендерә. Әмма тамашачы Татарстанда туып үскән егетләр «Зенит-Казан»да уйнап, Олимпиадага барып, медаль яулап кайтыр көннәрне дә күрергә өметләнә.

Шулай итеп, Татарстанның 5 спортчысы Токидан медаль алып кайтты. Спорт дөньясында чагыштырмача тыныч саналган 2012 елда медальләр 10 булса, шау-шулы 2016 елда берне дә күрмәдек. Быел тагын да күбрәк була алыр иде. Әйтик, парлы теннис ярышында чыгыш ясаган Вероника Кудерметова һәм Елена Веснинаның өченче урын өчен узган очрашуда шәп мөмкинлеге бар иде. Әмма алар аннан файдалана алмады һәм бронза медальләрне кулдан ычкындырды. Бу матчта алар төп фаворитлар саналса да. Суга сикерү ярышларында без Никита Шлейхердан медаль өмет иттек. Ул синхрон һәм шәхси ярышларда чыгыш ясады. Евгений Кузнецов белән бронза оту мөмкинлеге зур булды. Ләкин Никита хәлиткеч чыгышында абынып, сигезенче урын белән генә канәгатьләнде. Стендка ату ярышларында чыгыш ясаган Зилә Батыршинага да өметләндек. 22 яшьлек Саба кызы әйтүенчә, аңа нәкъ менә әнә шул җаваплылык комачау иткән булырга мөмкин. Икенче яктан, район җирендә туып үскән спортчының Олимпиадага барып җитә алуы – үзе үк зур күрсәткеч. Зилә исә тәҗрибә туплап, Парижга барырга һәм яхшырак чыгыш ясарга әзерләнә.

Өч елдан буласы Олимпиада Парижда узачак. Әзерләнү өчен вакыт азрак. Моны спортчылар да, аларның тренерлары да яхшы аңлый. Тик барысы да аларга гына бәйле түгел. Шушы вакыт эчендә спорт түрәләренә дә зур эш башкарырга туры киләчәк. Россия спортында үзгәртеп кору дәвам итә. СССР вакытыннан калган мирас бетте, спортта хәзер яңа гасырда туган кешеләр ярыша. Халыкара спорт җәмәгатьчелеге белән дә мөнәсәбәтләрне җайга саласы бар. Моның өчен хаталар өстендә эшләргә, ялгышлар өчен түләргә дә туры киләчәк.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

 

Фото: news2world.net

 


Фикер өстәү