Миңнеханов волейбол буенча Россия ир-атлар җыелма командасын җиңүе белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең волейбол буенча ир-атлар җыелма командасын Токиодагы Олимпиадада көмеш медальләр яулавы белән котлады.

Котлау телеграммасы Бөтенроссия волейбол федерациясе президенты Станислав Шевченко, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковка, волейбол буенча Россия җыелма командасының ирләр командасына, бөтен тренер штабына адресланган.

«Бу көннәрдә хәтта волейболдан ерак торган россиялеләр дә безнең спортчыларның осталыгына, команда рухына, тырышлыгына сокланды. Катлаулы шартларда, трибуналарда җанатарлар булмауга карамастан, команда характерын, бердәмлеген күрсәтте һәм планетаның иң көчле җыелма командалары белән гадел спорт көрәшендә лаеклы нәтиҗәгә иреште», диелә республика җитәкчесе мөрәҗәгатендә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу Россия спортында чираттагы зур казаныш, федерациянең илдә волейболны үстерү буенча күпьеллык эш нәтиҗәсе.

Аның сүзләренчә, «Зенит-Казан» клубының өч уенчысы Максим Михайлов, Артём Вольвич һәм Валентин Голубев олимпия медаленә үз өлешләрен кертүләре Татарстан волейболын яратучыларга аеруча ошый.

«Сезгә матур, мавыктыргыч матчлар өчен рәхмәт. Федерация коллективына илнең спорт потенциалын арттыру өчен нәтиҗәле эш, ә волейболчыларга бәхет, сәламәтлек, спорт уңышлары, спортта һәм тормышта җиңүләр телим», — дип йомгаклады ТР Президенты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү