Хатыннан башка ипотека

Россиянең финанс яңалыклары һәм закон һәм бозулар өлкәсендә кредитлар белән бәйле җәнҗаллар игътибарны җәлеп итә. Мошенниклык һәм алдаулар, рибачыларның халыкны төп башына утыртыга, кәкре каен терәтергә омтылу очраклары шулкадәр күп: аларның карурманы эчендә хәтта профессионал судларга да дөрес карар кабул итү кыен була.

Әле соңгы көннәрдә генә микрофинанс оешмаларының бер гаепсез кешеләрдән зур процентлы кредитларны түләргә мәҗбүр итүләре хакында хәбәрләр күренде. Син Татарстанда яшәп ятасың, Сахалиндагымы анда, Магадандагымы бер микрофинанс оешмасы үзеңне күрмәгән-белмәгән килеш тә муеныңа бер көнгә өч процентлык темплар белән үсүче микрокредитны тага да куя. Эш болайрак башкарыла икән: синең банк картасына көтмәгәндә 50 мең сум тирәсе акча килеп төшә. Акчаны кире үз адресы белән җибәрүдән банклар баш тарта, финанс операциясе бөтен шартын үтәп башкарылган дигән сылтау табалар. Берничә көннән соң төшеңә дә кермәгән микрофинанс оешмасы алган кредитыңны түләүне таләп итә башлый. Полициядә аларның бу гамәлендә җинаять эзе күрмиләр. Кая гына мөрәҗәгать итмә, син түләргә тиеш булып каласың. Хокукый башбаштаклык, банкирларның мошенниклыгы ярылып ятса да, озак вакытлар дәвам итә. Бу рәвешле таланудан чыгуның алгоритмы бик катлаулы, әмма шулай да бар икән ул. Нервларны бик күп талкырга туры киләчәк, билгеле. Белгечләр картага килгән акчаны тотмаска, шунда ук кредит рәсмиләштермәвең турында әйтеп, Үзәк Банкка мөрәҗәгать итәргә кушалар. Бернинди ярдәм кылмаса да, полициягә дә гариза язарга һәм күчермәсен үзеңдә калдырыга киңәш ителә. Буталчык йомгакның очы шуннан соң гына сүтелә башлаячак икән.

Махачкалада исә бер ир үзенең 383 квадрат метр зурлыктагы йортын, 1 га җирен залог итеп 2009 елда ук зур бер банкта кредит рәсмиләштергән булган. Банкка түли алмаган. Тик менә залогны үзләренеке итәргә теләгән банкирлар теге ирнең хатынының көчле каршылыгына очраган. Баксаң, ипотека рәсмиләштергәндә, ир хатынның ризалыгын алып тормаган, кредит алырга ризалык турындагы нотариус раслаган документка да имзаны хатын урынына үзе генә сырлаган. Экспертиза имзаның ялган булуын раслаган. Суд артыннан суд эше кузгатылган. Башта Махачкаланың Совет районы суды хатынны яклаган. Банк килешүе законлы түгел, чөнки уртак милекне залог итеп салганда, хатынның да ризалыгы кирәк дип тапкан. Гаилә кодексының 35 статьясы шуны таләп итә икән. Ләкин аның карарын Дагыстан Югары суды юкка чыгарган, банкирлар хаклы дигән нәтиҗәгә килгән. Хөкем коридорларында йөри-йөри эш әле бер як файдасына, әле икенче як файдасына үзгәргән. Соңгы ноктаны Россия Федерациясенең Югары суды куйды. Мәскәүдәге казыйлар дагыстанлы коллегалары таянган, Гражданлык кодексының 253 статьясы бу очракта урынсыз, Гаилә кодексындагы 35 статьяга таянырга кирәк, дип тапканнар һәм мәсьәләне хатын файдсына хәл итеп эшне яңадан карауга тапшырганнар.

Күрәбез, меңләгән закон карурманы арасында үзеңә кирәклесен табу казыйлар өчен дә авыр эш. Бу очрактан соң банкирлар, бәлки, ашыгып һәм комсызланып, теләсә ничек кредит өләшүдән туктарлар дип өметләник.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү