Балигъ булмаган балалар паспортында яшәү урынын күрсәтү мәҗбүри булмаячак

Россиядә паспортта яшәү урыны буенча теркәлү урынын күрсәтү мәҗбүри булмаска мөмкин. Бу хакта Россия Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе башлыгы Валентина Казакова.

Әлеге яңалыкны 2022 елдан гамәлгә кертергә җыеналар.

«Социаль әһәмияткә ия дәүләт хезмәтләрен алга таба цифрлы трансформацияләү федераль реестрларда тиешле мәгълүматларны яңадан тикшерү файдасына әлеге штамплардан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. Әйтик, балигъ булмаганнар өчен яшәү урыны буенча теркәлүне беренче этапта 2022нче ел уртасында ук электрон рәвешкә күчерергә планлаштырабыз», –  дигән Казакова журналистларга.


Фикер өстәү