Россиядә ипотека кредиты алучылар кимегән

Россиядә июнь белән чагыштырганда июль аенда ипотека кредитының уртача күләме 4,2 процентка кимегән һәм 3,11 миллион сум тәшкил иткән. «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итүенчә, әлеге күрсәткеч узган елның ноябрь аеннан бирле беренче тапкыр кимегән.

«2021 елның июль аенда бирелгән ипотека кредитларының уртача күләме 3,11 миллион сум булган. Узган рекордлы ай белән чагыштырганда, ипотека кредитының уртача чегы 4,2 процентка кимегән. Күрсәткечнең кимүе 2020 елның ноябреннән соң беренче тапкыр теркәлгән», — ди аналитиклар.

Июль аенда торак кредитының уртача күләме Саратов (-15,9%), Чиләбе (-14,2%), Түбән Новгород (-13,7%) һәм Кемерово (-12,2%) өлкәләрендә, шулай ук Татарстанда (-10,7%) кимегән.


Фикер өстәү