Татарстан табиблары коронавирус кичергәннән соң гомеренә куркыныч янау ихтималы булган сырхаулар исемлеген булдырган

Республикада мондыйларны ачыклау максатыннан программа булдырылып, аның кысаларында 6 районда 60 меңгә якын авыл кешесе арасында сораштыру үткәрелгән. Алар арасыннан 10 процентының табиблар ярдәменә мохтаҗлыгы билгеләнгән. Әлеге кешеләр турында мәгълүматлар гомеренә куркыныч янау ихтималы булган сырхаулар исемлегенә кертелгән. Бу хакта Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белдергән.

Бала туу күрсәткече түбән булган авылларда халык арасында сораштыру һәм чирләрен ачыклау оештырылган. Нәтиҗәдә дистәләрчә кеше инсульт куркынычыннан саклап калынган.
Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, исемлек сәламәтлек саклау системасының бердәм мәгълүмат системасына кертеләчәк. Исемлектәге барча кешегә сәламәтлек паспорты булдырылып, анда гомеренә куркыныч янау ихтималы булган чирләре, табиб киңәшләре һәм кирәкле медицина оешмасының элемтәгә керү өчен мәгълүматлары күрсәтеләчәк.

РКБ хезмәткәрләре район үзәк хастаханәләрендәге коллегалары белән берлектә РКБда тәфсилле диагностика үткәрү программасын эшли. Хастаханәнең баш табибы әйтүенчә, асылда коронавирус инфекциясен кичерүчеләрдә аритмияләрне һәм кан тамырларындагы үзгәрешләрне кисәтү бу. Сырхауларны башлыча йөрәктәге фибрилляция (йөрәкнең канны кысып чыгару тәртибе бозыла, ә бу инсультка китерергә мөмкин) буенча дәвалыйлар. РКБның Спас районындагы филиалында гына да 22 шундый очрак ачыкланып, инсультлар кисәтеп калынган. Тагын 7 сырхау авырудан соң барлыкка килгән тромблардан котылган.


Фикер өстәү