Юл аша тиешсез урыннардан чыгучыларны күзәтү көчәйтеләчәк

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, быел республикада 7 ай эчендә 527 җәяүле юл фаҗигасенә эләккән. Шуның 35е һәлак булган, 506сы җәрәхәтләгән яки имгәнгән. Фаҗигаләрнең яртысыннан күбрәге «зебра»да түгел, бәлки юлның башка өлешләрендә килеп чыккан.

Җәяүлеләрнең машина тәгәрмәче астында калуларын кисәтү максатыннан, республикада 10–23 августта «Җәяүле» чаралары узачак.  Иң элек автоинспекторлар юл аша тиешсез урыннардан чыгучыларга игътибар итәчәк дигән сүз бу. Моннан тыш җәяүлеләр йөри торган урыннарда – кичүләр тирәсендә, тукталышлар һәм тротуарларда күзәтү көчәйтеләчәк.

Инспекторлар караңгыда юл аша чыкканда яки юл кырыеннан барганда, яктылык кайтаручы элементлардан торучы киемнән булырга киңәш итә. Алар әйтүенчә, киемдәге мондый «яктырткыч»лар юллардагы фаҗигаләрне 65 процентка киметү мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү