20 ел төрмәдә иза чиккән Халидә Хәлимова: «Түзәргә кирәк булган икән»

 Мин шактый еллар элек Түбән Тегермәнлек авылында башлангыч мәктәп директоры булып хезмәт куйган Ибраһим Хәлимовның кызыклы язмышы турында язып  чыккан идем. Бераз соңрак туган авылым Югары Тегермәнлек турында «Тимерлек адәме» дип аталган документаль повесть язгач, Ибраһим аганың бик намуслы шәхес булуына кабат инандым. Сәбәбе гап-гади: ул, өстән таләпләр куелуга карамастан, беркемне дә сатмаган. Киресенчә, авыл халкына төпле киңәшләр биреп торган, аларны ялгышулардан саклап калган.

Безнең Югары Тегермәнлек – Тимерлек авылында шикаятьләр буенча 1929–1933 елларда 64 кеше кулга алынып, җәзага тартылган. Ә Түбән Тегермәнлектә репрессия корбаннары – өчәү генә. Алары да үз ялгышлары белән тозакка очраклы рәвештә эләккәннәр.

Берничә ел элек Ибраһим Хәлимов турында материаллар басылгач, миңа Халидә апа – Ибраһим аганың беренче хатыныннан туган кызы шалтыратты. Ул Казанда яши икән. Вакытны озакка сузмый аның фатирына бардым. Фотоларда мин күргән әтисенә охшаган.

– Соңгы вакытта күзем начар күрә башлады. Юлларны, сукмакларны гаять авырлык белән аерам. Тик шулай да Түбән Тегермәнлеккә кайтам. Без бит биредә 1929–1934 елларда яшәдек. Күңелгә ул яклар яхшы яктан кереп калган, – диде ул. Халидә апаның күзләре күреп үк бетермәсә дә, чәен куйды, пилмән пешерде. Өстәл янында сөйләшү шул елларга барып тоташты…

«Тегермәнлеккә килгәндә миңа ун тулган иде. Биредә туган сеңелләрем Йолдыз белән Венераны карау, мал-туар тәрбияләү минем җилкәгә төште. Әти белән үги әни гел мәктәптә, аннан авылда агит-масса эшләре белән шөгыльләнде. Әтинең Германиядән алып кайткан велосипеды, фотоаппараты бар иде. Ул кайда булса да, һәр вакыйганы фотога төшереп, кешеләргә бүләк итте. Фотолары бик күп, аларны ул махсус папкада, тартмада саклады. Әти бик намуслы, шул ук вакытта үтә коры һәм принципиаль кеше булды. Мәктәптә дә, өйдә дә немецларныкы кебек тәртип урнаштырды. Бездән дә шуны таләп итте. Аның Германиядә әсирлектә чакта Татарстанны бәйсез итәргә омтылган  төркемдә булуын чекистлар, әлбәттә, белгәннәр дип уйлыйм. Ул аларның әзерлегендә булды. Ләкин кешегә нахак сүз җиткермәде, авылдашларны сатмады. Килеп туган сәяси шартларда, халыкны репрессияләрдән исән-имин саклап калу өчен дин әһелләренә дә, кулакларга да дөрес юл күрсәтте. Халык, аны тыңлап, 1929 елда колхозга керде. Хуҗалыкка Камил Якуб исеме бирделәр.

Әти Германиядәге авыл хуҗалыгын алып бару ысулларын өйрәнгән кеше буларак, колхоз яшелчә үстерүгә йөз тотты. Аларның уңышы илгә танылды. Хезмәтләре СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашып, зур бүләкләргә лаек булды. Алдынгылар орден-медальләр белән бүләкләнде. Бик күп күргән әтием:

– Киләчәк турында уйларга кирәк. Дөнья гел болай бармас, хаклык өскә чыгар, шунлыктан милләтне сакларга кирәк! – дия иде. Ә менә Югары Тегермәнлектә халык әле 1933 елда да колхозга кереп бетмәде, йөзгә якын кеше зинданнарга ябылды. Хатыннар тол, балалар ятим калды…»

Халидә апа ниндидер билгесез ноктага карап алгандай була. Чал чәчләрен  төзәтеп, әңгәмәне дәвам иттерә.

«Германиядән алып кайткан әйберләре шактый иде. Ул аларны кадерле истәлек итеп саклады. Фоторәсемнәре дә күп иде. Галимҗан Идриси хакында еш кына искә ала, Татарстанның бәйсезлеге өчен гомерен биргән шәхескә рәхмәте дә зур иде. Аның чит илләрне яхшы белүенә, көчле сәясәтче икәнлегенә басым ясады.

Германиядә әти пленда вакытта иректә йөргән, Берлин һәм башка  шәһәрләрдә булган. Немец телен яхшы үзләштергән. Ниндидер чарада бугай, ефрейтор Адольф Шикльгрубер Гитлер белән танышканнар. Берсе – Россия, икенчесе Германия ягында сугышкан. Бергә төшкән фотоларын әле дә хәтерлим. Озын гәүдә, мыеклы, күкрәгендә орден, медальләр иде. Тагын әллә кемнәр… Гитлер властька килгәч, күпләргә фотосын күрсәтеп, мактанып: «Менә мин кем белән таныш!» – дигәне күз алдымда.

Мин җиде сыйныфны тәмамладым. Бала каравымны дәвам иттердем. Берәр кая укырга китәсе калган да, ләкин әтидән узып мин ни эшли алам?! Мин әти кебек кызу канлы, үз сүзле горур кыз булып үстем. Китаплар укырга яраттым. Шулай бер көнне кичен нәниләрне яткыргач, керосин лампасы яктысында матур шөгылемне дәвам иттерергә булдым. Ничектер лампа куыгы чатнап ватылды да идәнгә чәчелде. Балалар уянды. Үги әни кычкырырга тотынды. Әти, мине бәргәләп, идән астына япты. Төне буе үксеп еладым. Серләрен миңа сөйләгән, ышанган әтиемнән моны көтмәгән идем. Иртәгесен алар эштә чакта киемнәремне алдым да Казанга әниемнең туганнарына киттем. Әтине бүтән күрә алмадым. Еллар үткәч, мин аны – газиз әтиемне – барыбер гафу иттем. Ә сезгә аның турында язуыгыз өчен рәхмәт…»

1934 ел. Ундүрт яшьлек кызны туганнары кочак җәеп каршыламаса да, аны үз максатларында файдаланмакчы булалар… Халидә апа, фикерен югалтып, сүзен дәвам итә…

«Хәзерге акылым булса, түзәргә, каядыр укырга китәсе калган бит. Ләкин тормыш мине башыма килмәгән юлга этәрде. Миңа суконный фабрикасыннан урланган  ситсыларны гәүдәмә чорнап, колхоз базарына, спекулянтка илтеп бирү максаты куелды. Азмы-күпме акчасын да бирергә вәгъдә иттеләр».

Җитез Халидә үзенең вазыйфасын төгәл үти. Кем белә, тизрәк китү ягын карарга да булгандыр, әмма әйбәт тормыш, матур кием-салым яшь кызның башын әйләндерә. Ике елдан аны кулга алалар да алты елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Этаплар аша үтеп, ул Хабаровск лагерена барып җитә. Нык характеры, көче ташып торган татар кызы тоткыннар арасында да югалып калмый, һәрчак дөреслек ягында була. Аны йөз кешелек бригадага җитәкче итеп билгелиләр. Җинаятьчеләр арасында юкка-барга төрмәгә утыртылучылары да бик күп була. Хатын-кызлар, Совет Армиясе заказын үтәп, солдатларга кием-салым тегәләр. Нормалар зур булса да, аны арттырып үтәргә кирәк! Бу тоткыннарга өстәмә льготалар бирә. Туганнарына хат язу, посылкалар алу һәм башка уңайлыклар туа.

Бөек Ватан сугышы башлана. Халидә фашистлар белән көрәшү өчен фронтка китәргә тели. Хәтта Сталинга хат яза. «Бөек Җиңүгә хезмәтегез белән өлеш кертегез», – диләр аңа. Иреккә чыгар вакыт җиткәч, әтисенең халык дошманы булуы хакында белешмә килә. Халидә Ибраһим кызы Хәлимова 1956 елга кадәр барлыгы егерме ел төрмәдә иза чигә.

«Казанга кайттым. «Зечка»ны кем эшкә алсын ди, туганнарым да үзләренә якын җибәрмәделәр… Көчкә мунчага җыештыручы итеп алдылар. Тормышка чыктым. Ирем эчкече иде. Ике балам да әтисе юлын сайлады… Хәзер менә үзем япа-ялгыз тормыш итәм…»

Халидә апа белән без озак сөйләшеп утырдык. Күзе күрмәсә дә, әтисенең фоторәсеме басылган газета битен авыр хезмәттә ярылып беткән бармаклары белән сыйпый-сыйпый елады. Тик аның күзләреннән яшь таммады. Тормыш, аның хәсрәтле күз яшьләрен суырып, җиргә яудырган дигән фикергә килдем.

Соңгы елларда без аның белән телефон аша хәбәрләшеп тордык. Тәмуг сынауларын үтеп тә, иманын югалтмаган татар хатыны үзенең соңгы көннәрен картлар йортында тәмамлады.

Балалары әле дә булса аның фатиры өчен суд юлында йөриләр икән. Минем фикеремчә, Германиягә әсирлеккә төшеп, татар солдатларына укырга-язарга, төрле һөнәргә өйрәткән Ибраһим Хәлимов, Европа халыкларына бәхетсезлек, үлем алып килгән Адольф Гитлерның киләчәген белсә, аның белән фотога төшү түгел, янына да килмәс иде кебек. Ләкин чит илләрдә әсирлектәге кеше ни эшләсен соң?..

Рахман Шәфигуллин.

Казан

 

 

 


Фикер өстәү