Климат үзгәрешләре зур һәлакәтләргә һәм ачлыкка китермәсме?

Белорус протестына старт бирелүгә бер ел тулган бу көннәрдә ил президенты Александр Лукашенко матбугат һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән «Зур сөйләшү» уздырды. 8 сәгать 15 минутка сузылган рекордлы бу сөйләшү вакытында оппозиция һәм Көнбатыш илләре тарафыннан каһәрләнгән һәм санкцияләр чолганышында калган лидер вакыйгаларга үз күзлегеннән бәя бирде. Аның фикеренчә, белоруслар милли бердәмлеккә сынауны уңышлы үттеләр, дәүләт нормаль режимда яшәү генә түгел, пандемия кризисына карамастан, зур икътисади үсешкә дә иреште. Сөйләшүдә министрлар кабинеты тулы составта катнашты. Икътисад министры Александр Червяков, мәсәлән, сәнәгать җитештерүенең 10 процентка үсүе, белорусларның хезмәт хаклары, үткән ел белән чагыштырганда, 14 процентка арту турында саннарны җиткерде. Икътисади алгарышның төп сәбәбе итеп, Лукашенко илнең локдаунга ябылмавын китерде.

Үткән елгы протестлар, тәхеткә тырнаклары белән ябышкан лидер карашынча, Көнбатыш тарафыннан оештырылды. Лукашенко, ныклык күрсәтеп, армияне күтәреп калмаган булса, дошман көчләр чик аша үтеп керер һәм вакыйгаларга атом-төш державасы булган Россия кушылып, өченче бөтендөнья сугышы кузгаласы иде. Үткән елгы хәлләрнең төп сабагын Минск идарәчесе шулай күзаллый.

Көнбатышта вакыйгаларга бөтенләй башка күзлектән карыйлар һәм Минскидагы «Зур сөйләшү» алдыннан гына Беларуська карата санкцияләрнең яңа өлешен өстәделәр. Әмма бер нәрсәне билгеләп үтәргә кирәк: күп еллар буе уңышлы эшләп килгән «төсле революцияләр» технологиясе башта Венесуэлада, аннан соң Беларусьта штыкларга терәлеп калды, эшләмәде. Дөрес, халыкара санкцияләр чолганышындагы Венесуэлада хәл бик кискен хәзерге көндә: коточкыч зур инфляция, азык-төлек продуктлары һәм куллану товарларына зур кытлык. Яшьләр, тамак туйдыру өчен, җинаятьчеләр оештырган кораллы отрядларга хезмәткә керергә мәҗбүр. Ләкин режим нык тора.

Сәяси режимнар хакимлек саклау кайгысын хәл иткән вакытта Бразилиядә футбол, дөресрәге, спортка бәйле акчаны бүлешә алмыйча, җәнҗал чыкты. Эш шунда: илнең футбол җыелма командасы Токиодан алтын медальләр белән кайтты бит. Бу кадәресе сөенечле инде аның. Әмма футболчылар җиңүчеләр пьедесталына Nike футболкалары киеп күтәрелгәннәр. Бразилия Олимпия комитетының рәсми спонсоры Кытай компаниясе Peak логотибы төшерелгән футболкалар исә билгә генә бәйләнгән. Бразилия футбол конфедерациясе исә Nike компаниясе акчаларына коена. Мәнфәгатьләрнең менә шулай кисешүе башка Олимпия спортчыларының футболчылар белән конфликтын тудырган да инде. Олимпиячеләр хәзер Peak Бразилия спортын финанслаудан туктар дип куркалар һәм футболчыларны җавапка тарту өчен юридик нигезләмә эзлиләр. Кытай компаниясе, чынлап та, килеп туган хәлгә ачулы. Менә бит: без спорт кына дибез, ә анда акчага бәйле әллә никадәр мәнфәгатьләр үзара каршылыкка кергән.

Спортчылар акча бүлешә алмый җәфаланганда, БМО тагын чаң суга: климат үзгәрешләре көтелгәннән тизрәк бара. Бу зур һәлакәтләргә һәм ачлыкка китерәчәк, ди халыкара оешма белгечләре.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү