Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә

Татарстанлыларны августта өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татарстан республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы законы нгезендә 30 август – республика һәм шәһәр көне, Татарстанда ял көне буларак игълан ителде».

Шулай итеп,  татарстанлылар 28, 29, 30 августта рәттән өч көн ял итәчәкләр.


Фикер өстәү