Татарстанда температура климатик нормадан югары булачак

Россия территориясендә температура климатик нормадан югары булачак, дип хәбәр итә Татарстан буенча Гидрометеорология үзәге.

Бүген Татарстанда көндез 31-36 градус, төнлә 12-21 градус җылы булачак. Ә ялларга температураның 30 градуска төшүе көтелә һәм яңгырлар фаразлана.

Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә илнең күп кенә төбәкләрендә температура климатик норамадан 7-10 градуска югары булачак.


Фикер өстәү