Мошенниклар… вакцина да ясый башлаган 

Мошенниклар өйдән өйгә йөреп, коронавирустан «вакцина» ясый башлаган. Узган тәүлектә интернет челтәрен әнә шундый хәбәр шаулатты. Һавадан алынган сүзләр түгел бу. Бу көннәрдә Самара өлкәсендә шундый беренче очрак теркәлгән.

Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, кырыкалдарлар иң элек өйдән өйгә йөреп, йә булмаса шалтыратып булачак корбаннарын барлый икән. Йортка килеп, ковидтан вакцина ясарга тәкъдим итәләр. Каядыр барып, чиратларда утырып вакыт уздырып йөрисе юк, бөтен эшеңне өйдә бетерәсең дә – вәссәлам, янәсе. Кеше бу тәкъдимгә ризалаша калса, ак халат кигән мошенник, вакцина дигән булып, йоклата торган укол ясый. Кеш йокыга киткәч, җайлап кына фатирны «чистартып» та чыга. Шуңа күрә хокук сакчылар өйгә килеп вакцина ясау кебек шикле тәкъдимнәргә ышанмаска чакыра. «Вакцинаны Дәүләт хезмәтләре аша язылып, яшәү урыны буенча караган хастаханәгә, йә булмаса күчмә вакцина ясау пунктына барып кына ясатырга ярый», – дип искәртә белгечләр.

Гомуми практика табибы Флера Насыйбуллина бу хәбәргә бер дә аптырамаган.

– Алар заман белән бергә атлый бит. Бөтен яңалыкны эләктереп алып, үзләренә файда эшләп калырга тырышалар. Коронавирус белән дә бәйле берәр «мөгез» чыгармый калмаслар дип көткән идем аны, – ди табиб.

Флера Насыйбуллина билгесез затны өйгә чакырып «вакцина» ясату кешенең милке өчен генә түгел, гомере өчен үк куркыныч дигән фикердә. Мәкерле затның укол ясаганда нинди сыеклык кулланганын кем белсен! Бәлки, йоклата торган дару урынына агу салынгандыр?

– Берара халык коронавирустан чит ил вакциналарын алып кайтып, монда танышларына кадата башлады. Болай эшләү дә бик куркыныч! Коронавирустан вакцина ясаткан кешеләр безнең хастаханәләрдә даими күзәтү астында тора. Ә сезгә билгесез вакцинаны кадаган таныш-белешегез бернәрсә өчен дә җавап бирми. Бөтен җаваплылык үз өстегездә калачак. Шуңа күрә коронавирустан хәзерге вакытта Россиядә гамәлдә булган, рәсми теркәлгән вакциналарны рөхсәт ителгән урыннарда гына кадатырга кирәк, – ди табиб.

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Россиядә медицина тармагына кагылышлы тагын бер яңалык пәйда булды. Йөрәк-кан тамыры авыруларыннан интеккән кешеләргә бирелгән бушлай дарулардан файдалану вакыты ике елга кадәр озайтылды. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бу көннәрдә шул хакта карар имзалады. Билгеле булганча, әлегә кадәр мондый бушлай дарулар баш миенең кан әйләнеше бозылган, инфаркт кичергән кешеләргә, диспансер исәбенә куелган көннән башлап, бер ел дәвамында гына бирелә иде. Яңа карар исә быелның 1 гыйнварыннан исәпкә баскан кешеләргә кагылачак. «Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән бу карар йөрәк, кан тамырлары авырулары булган кешеләргә дәвалауны өзмәскә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта илдә шундый авырулары булган ярты миллионнан артык кеше исәптә тора. Аларның күбесе коронавирус белән дә авырып терелгән. Ә андый кешеләргә өстәмә дәвалану һәм тернәкләндерү курсы узу мөһим», – дигән Мишустин бу яңалык уңаеннан.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү