3 бала белән ялгыз калган Диана Сәфәрова: «Түзеп карадым, әмма бер мәлне сабырлыгым сынды»

Бар да үзеңнән тора! Башкортстанда яшәүче 30 яшьлек Диана Сәфәрова әнә шулай, ди. Кайчандыр аның да тормыштан туйган, күңеле төшкән вакытлар була. Игезәк сабыйларын алып кайткач, аның гәүдә авырлыгы 40 килога арта һәм ул депрессиягә бирелә. Әмма тырыша, инстаграмда ябыктыру курслары башлап җибәрә. Үзе дә матурлана.

– Тормышымның авыр вакыты иде. Ирем белән бер-беребезне аңламый башладык. Өйдә тавыш-гауга чыгу гадәти хәлгә әверелде. Хәтта кул күтәрүгә кадәр барып җитте. Түзеп карадым, әмма бер мәлне сабырлыгым сынды. Мин балаларымны алып өйдән чыгып киттем. Бер ел буе кешедән фатир яллап яшәдек. Узган ел пандемия аркасында авылга, әти белән әни янына күчендек. Балаларымны үзем тәрбияләргә тырышам. Әмма кайбер вакытта әти-әниемә дә калдырып китәргә туры килә. Әлегә үз куышыбыз юк. Әмма киләчәктә булыр дип өметләнәм, – ди Диана. – Кызыма 6 яшь, ул икенче елга мәктәпкә барачак. Улларыма тиздән дүрт яшь тула. Бар теләгем – аларны аякка бастыру. Өч бала белән ялгыз калырмын дип уйламаган идем. Ирем белән икебезнең арадагы салкынлык балаларга күчмәс дип өметләндем. Тик әтиләре сабыйларым белән дә аралашмый. Юкса, аларның очрашып торуына беркайчан да каршы килмәгән идем. Менә шуңа күрә, миңа алар өчен әни дә, әти дә булырга туры килә.

Инстаграмда Дианага карап үзгәрергә теләүчеләр бик күп. Күп кенә кызларга үз киңәшләрен дә бирә ул.

– Тормышының кадерен белеп яшәгез. Әгәр сиңа кыен икән, башка юлны сайла. Беркайчан да зарланмаска кирәк. Һәркемнең тормышы үз кулында. Әлбәттә, үзгәрү җиңел түгел. Уйларны дөресләргә, күп кенә авырлыкларны үтәргә кирәк. Әмма тырышсаң, бар да була. Ялгыз бала үстерүче әниләргә, көчле булырга, балаларны яратырга кушар идем. Уйларыңны дөресләсәң, бар да башкача, син теләгәнчә булачак, – ди ул.
Диана белән аралаша торгач, без аның җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы икәнен белдек. Диана туганнары турында яратып сөйләде. Бердәм, дус-тату икәнлекләрен әйтте.

– Нинди генә хәлләр булса да, без гел бергә. Шатлыгыбыз да уртак, кайгыбыз да уртак. Абыебызны бик яратабыз, – ди ул. – Кем генә булсаң да, кешелек сыйфатларын саклап калырга кирәк. Беркайчан да ялгышмам дияргә ярамый. Матур гына барган тормыш, кинәт кенә үзгәреп тә куя ала икән. Үзеңә килгән сынауны уза белергә кирәк. Яшермим, минем дә күңелсез чаклар күп булды. Өч баламын кочып елаган чаклар да күп иде. Шөкер, хәзер бар да яхшы. Мин тормышны яратам! Әллә ниләр турында хыялланмыйм да. Иң мөһиме – исән-сау булыйк. Калганын булыр әле!

Гөлгенә Шиһапова


13 фикер

  1. Эй алдаша.Энвэрнен Туган коне булды аларны чакырмадыда бит.Кондэ Уфа чаба,Бер кулында руль,икенчесендэ телефон…..инде берэр кеше гомерен генэ алып китэ курмэсен.

    1. Это его племянница, если что. Смотрите сторисы Анвара Нургалиева и Дианы, в инстограмме diana_pp_

  2. Шикарная женщина!Молодец!Дай бог встретить хорошую мужщину,ты достойна для этого !

  3. Унган чибар кыз бахетен алда Ани бахетен бирган ходай хаты кыз бахетен бирсен

  4. Күп нәрсә тормышта хатын-кыздан тора шул. Менә бу малайлар ярты хатын-кыз булып үсэ инде, кая әти булалар инде болар’әти җиле кагылмагач. Бу балаларның тиресе текмәгән үсәрләр киленнәрең синең кебек руль артыңда утырып чыгып китсә сиңа ничек булыр икән ә? Кызыңда тормыш итәрлек булып үсми әти назы булмагач ир назы күрми инде ул. Күп нәрсә ата-анадан, кызым кайт тилмереп торма аны көйлэп носки юуып ,ашарга пешереп, дигэч ник кайтмасын инде. Күмер тергезеп самавар кайнатасы, учак ягып ашарга пешерэсе ,селте суы белән кер агартасы бар бит мескеннең.
    Изге теләкләр белән

  5. Бабайлары бар малайларнын, нишлэсен инде шулай килеп чыккач. Уфага да чабадыр, акча эшлэргэ, ул 3 баланы устерергэ, кеше итэргэ кирэк бит. Унышлар телисе урынга, тикшереп ятасыз. Ана жинел дип уйлыйсыз мы эллэ?

  6. Эти жиле кагылу ничек була микэн ул?Кагылсын сон ул эти дигэн кеше,килеп караганы да юк дигэн бит.Машинасына утырып эшкэ чыгып китми, ул балаларны ашатырга,киендерергэ кирэк.Узе дэ чэчэк кебек,балалары да.Молодец Диана❤.Унышлар сина.Юлларда исэн сау йор.

  7. Кызык инде сез эти жене тимэгэч, имеш. Э этисен гомерлеккэ югалтканнарга нишлэргэ? Эти жене кагылсын балаларыма диеп кемгэ булсада кияугэ чыгарга тиеш Мени? Башта язганчы, уйларга кирэк. Мина ир булсада, балаларыма эти була алмай диеп купме хатын кыз балаларын узлэре генэ аякка бастыра.Ялгыз хэлен, ялгыз гына анлый ала.

Җавап Отменить ответ