Хур кызлары (Романнан өзек)

 (Шул исемдәге яңа романнан өзекләр)

Что за комиссия, Создатель, быть взрослой дочери отцом.

                                                                                   («Горе от ума»)

Абый, әйдә, түшәккә,

Фахишә кыз үпмәккә!

Уйнашчыны үпмиләр –

Алар үпкәләмиләр…

                                                                      

Кызының нинди юлда йөргәнлеген ишеткән мизгелдә Ата өчен дөньяның уты сүнде…

Үз гомерендә ул беренче мәртәбә Тәңресенә тел тидерде: «Ник тудырдың без адәмнәрне җир йөзенә! Син шуның белән үзең зур гөнаһ кылгансың, Хода!» – дип, баһадир ир-ат күз яшьләре белән елады.

Күкләрдән тонык тавыш ишетелде:

                                               – Сынау өчен!

                                               – Тик сындырыр өчен түгел ласа!..

Аны инде ишетүче булмады, Күкләрнең капкасы ябылып өлгергән иде.

                                      А в т о р д а н

Минем «Зөләйха кыйссасы» дип аталган һәм үзем өчен күптән «онытылган» әсәрем бар. Бер гадәти генә авыл кызының шәһәр мохитендә юлдан язуы хакында ул, аның хәтта прототибы да бар иде. Күп еллар узгач, һич уйламаганда, «героем»нан (Ләкин мин белгән прототиптан түгел! Йа Алла, алар тагын бар икән!) электрон почта аша хатлар ява башлады. Мине гаепләп: «Минем әтинең үлеменә син сәбәпче, көнче дусларым аңа синең әсәрне махсус укытканнар, кызың хакында бу дигәннәр; шуңа нервылары какшап, ашказанында яман шеш башланды», – дип язган иде ул.

 Әүвәл электрон адресны кайдан тапкан бу дип аптыраган идем, искә төште: язучылар кенәгәсендә бар бит ул.

Дөресен әйтим: ошбу әсәр инде үзе дә күптән, шул хатларга таянып, языла башлаган иде. Аларның килүе капылт тукталды, дөресрәге, шулчакта үз әтием дә вафат булды, мин, баш-аягым белән «әти малае» булганлыктан, кулдан каләмем төшеп, яза башлаган әсәремә күпнокталар куеп тордым

Теге сәер хатлар тагын килә башлады. Менә, ниһаять, хат авторы үтенече буенча «Хур кызлары» язылды.

Кулымнан килгәнчә, хат авторының «каләм рухы»н да сакларга тырышам. Үзенә дә әйттем: «Бер дә рәнҗеш аласым килми, дидем, Алла сакласын!» – дидем.

ПРОЛОГ

                            (Озын-озак кереш сүз)

«Әти мине дөрес каргады. Аның яраткан кызы – фахишә!»

Бирсен Ходай әтиле тәхет һәр гаиләгә!

Әүвәл айпадтагы электрон адреска өзек-өзек, сәер, аңлаешсыз җөмләләр генә килде. Берәрсе ялгышкандыр дип уйлап, җиңел генә котылмакчы идем, укый торгач, үземә икәнлеген аңладым, чөнки минем исемне атаганнар. «Я тебя ненавижу!» – дип русчалатып башланган һәм тәмамланмаган әлеге язма-хәбәр, чыннан да, аптырарлык иде. Шуннан соң бер-берсенә бәйләнмәгән тагын бер җөмлә укыйм:

«Мин – үтерүче! Мин әтисен үтерүче кыз! – дип шашып кычкырганмын да, аңымны югалтып, ишегалдындагы яшел чирәмгә тәгәрәгәнмен. Моңарчы бу хакта эчтән дә уйларга курка идем, әтинең җеназасын алып чыгып киткәч, үземне шулай дип бар дөньяга фаш иттем».

…Күкләрнең капкасы янә ачылып киткәндәй итте дә, һава ни ара дыңгычлап, эфир дулкыннары белән тулды. Дулкыннар сыртында – хәбәрләр. Алар Җир шары буйлап бертуктаусыз мәгълүмат ташый. Ул хәбәрләрнең чыны бар, гайбәте бар… Һәркем шулар арасыннан үзенә кирәклесен ала.

Миңа әлеге кызның электрон адреска килгән шушы җөмләсен сайлап алырга туры килә. «Әти» дип өзгәләнә бит…

Минем дә нәкъ шундый авыр вакыт: бүген әтине авыл читендәге зиратка илтеп куйдык… Күз яшеннән кәгазь юешләнә, каләм калтырый… Әллә язмаска, туктарга, барысын да читкә куеп торыргамы?.. Ай-яй авыр икән үзеңнең мәрхүм әтиең хакында язулары – күз алдыннан бер дә китеп тормый! «Нигә ул исән вакытта язмадым икән?» дигән үкенү хисе белән газапланам.

Әтисе исән-сау кеше укыймы бу юлларны, йә газиз әтисен җирләргә өлгергән укучымы – белмим. Ә минем әти юк инде, үлде, вафат булды. Ул әрвахлар катына киткәннән соң язам моны.

Тик теге кыз-хатыннан мин күпкә бәхетлерәк. Әти каршында бернинди гаебем юк, үлеме дә үкенечле булмады: җаны күкләргә ашкан мәлдә бар балалары янында идек. Әни дә алдан ук ясин чыгып, авызына су салып өлгерә алганыбызга куана.

Шулай булгач, «Әти мине каргап китте!» – дип ачыргаланган кешене ничек аңламыйсың ди инде?!

***

Шул урында компьютерны сүндереп торырга туры килде: авылдан шалтыраталар иде.

Әти мине танымады…

Дөнья әти тәхете тирәсендә әйләнә…

Бу кайтканымда әти мине танымады. Әни: «Кем бу, таныйсынмы?» – дип сорагач, үзенең инде күптән мәрхүм булган абыйсының исемен атап: «Баяз бит!» – диде. Әнинең бу хәлгә эче пошудан бигрәк, бераз үпкәләбрәк булса кирәк: «Малаең ич!» – дигәч, «Ие шул», – дип куйды. Әйтерсең үзе дә белә иде малае икәнемне. Аллага шөкер, минем әтием бар! Үзем малай кеше булганга, без аның белән теләсә нинди темага сүз куерта ала идек. Кайвакыт сөйләшмичә тын гына да утырабыз – бу барыбер күнелгә рәхәт, мин үземне бу чакта чиксез бәхетле тоя идем. Бу элегрәк, әти чирләп киткәнчегә хәтле шулай иде. Инсульт шактый үзенчәлекле, каты чир икән. Әтидә «геморрагический» дигән төре. Моңарчы белми идем. Гомер буе аяк өстендә, хәрәкәттә булган әтием аякларының үзенә шулай «хыянәт» итүенә сабыйларча аптырады, ышанмады. Үзен элеккечә хис итеп (күрәсең, саусыз икәнлеген онытып җибәрә иде), аягына басарга азаплана да, бу хәлгә бик аптырап, янә кире утыра. «Аяксыз» икәнен биш минуттан тагын оныта, тагын торып басмакчы була. Ләкин юк: баш миеннән аякларга сигнал килми, алар хәрәкәтсез…

Казан табиблары «инсульт, баш мие зарарланган» дигән диагноз куйдылар. Баш мие күзәнәкләре сүнә бара икән… Табиблар шулай ди. Беренче мәртәбә инсульт булып, мин аны хастаханәгә алып барып җиткердем. Табиблар, вакытында килгәнсез, диде. Аларның сүзе хак: әтинең башын томографта карадылар. Кара таплар баш миенең кәүсәсендә иде. Әйткәнемчә, үзем инде оныклар өчен «бабай» яшендә булсам да, әтине барыбер югалтасы килми. Аннан башка күңелдәге бер җеп өзеләчәк.

Әти йолдызы

Гаилә ул – ил, әти – ханы, без – гади халкы.

Авыл күгендә безнең ишегалдыннан гына күреп була торган бер йолдыз бар иде. Мин, капка төбенә дә чыгып, төнге күкне бик озак күзәттем – ул якты йолдызны таба алмадым! Каладагы фатирның балконына чыгып та күзләп карадым, әлбәттә, тапмадым. Югыйсә, шәһәрдә йолдызлар булмаганын белә идем.

Әти үләргә берничә минут кына калган булган. Сәгать теле көндезге унике турысында туктап калды. Әни: «Улым», – дип кенә дәште. Мин әтинең баш очында идем. Әни: «Пульсы бетте…» – диде. Мин әтинең пульсын тотып карадым. Тибә ич! Мин аның типкәнен аермачык ишетәм! Күңелдә бушлык – мин соңыннан аның шок икәнлеген аңладым. Әтинең пульсы лепер-лепер тибә. Ләкин йөздә гамь-нур юк. Сүнгән.

«Пульсы бетте бит инде!» – дип ачыргалана кыз туганнарым. Минем кул һаман әтинең беләзегендә – йөрәгенең типкәнен тоям бит әле! Менә сиңа мә, Алла рәхмәте!

Мин бүген кич күк йөзендә Айны күрмәсемә ышанам, чөнки ул болытлар артында булырга мөмкин! Ә бу фанилыкта әтисез калуыма ышанмыйм!.. Тамчы да ышанмыйм! Бүген дә ышанмыйм әле… Шуңа күрә үз кулларым белән ләхеткә иңдерсәм дә, һаман ышана алмыйм! Ни хикмәттер инде бу! Ике авылдаш әтинең мәетен юдылар. Мин комганнан су салып тордым. Аңа кадәр миңа йөрәге һаман типкән кебек тоелды. Кемдер аптырап көзге алып килде – ул парланмады. Минем күзләр генә дымланды. Суы эссерәк ахры. Мин: «Әти, пешермиме? – дим икән. – Кайнар булса – әйт, салкын су өстим!»

Минем үз йөрәгем шулай дөберди, һәм ул әти гәүдәсенә дә күчә икән. Әле суына да башламаган гәүдәдә һаман җан бар кебек.

Хәерсез сәгатьнең хәерсез теле нәкъ унике өстендә туктап калган. «Заводка»сы беткәндер… Әти аны бүген «борырга» оныткандыр… Стена сәгатьләрен ул гел көйләп, дөресләп тора иде. Һәм бу эшне бик яратып башкара, чөнки туктап калган яки «ялгышкан» сәгатьне җене сөйми иде. Иде?!!

Сәгать теле белән бергә минем өчен Вакыт үзе дә туктап калды. Менә әтинең «кырыгы» җитә, ә Вакыт гел шул урынында тора кебек!..

Мин йолдыз турында үземнең өлкән җизни – «рухи брат» Хәтмуллага сөйлим. Әтине ишектән башы белән алып чыгасы көнне ул градусникка карады да: «Сигез градус салкын», – диде.

24 нче февраль иртәсе иде бу. Мин, үзем дә сизмәстән: «Карале, урамда ишегалдына караганда да салкынрак!» – дип куйдым. Ул бу мәгънәсез сүзләрне ишетмәмешкә салышты. Капка төбендә – урамда – ишегалдына караганда салкынрак кебек тоелды миңа. Зират югарыда, безнең йорттан төньякка табарак урамда. Анда тагын да салкынрактыр.

Әти өйдә чакта ишегалдында әлегә җылырак…

Күрше авылдан әтинең яшьлек дусты Гарәфи килеп җитте. Ул әтидән шактый яшьрәк, ләкин заманында бергә тимерчедә эшләгәннәр, әти аны тимер эшенә, алтын коярга өйрәткән. Үз итеп гел «Гарәфи» дип кенә йөртте, без моңа кадәр хәтта аның чын исемен дә белмәдек. Әтигә исә ул да «Фәләхи абый», яки «Фәләхи» дип кенә дәшә торган иде. Анысы – минем бабай исеме. Заманасында Ташсу буенда Гарәфи белән Фәләхинең сал агыза торган пристаньнары булган. Ул урыннарны әле һаман «Фәләхи», «Гарәфи пристане» дип йөртәләр. Күрәсең, безнең бабайлар да дус булган. Әтинең гыйлеме дүрт сыйныфтан артмаса, Гарәфи белемле кеше иде; тимерчелектән киткәч, укырга кергән булган ул. Аңа кадәр мари ягында өйләр салып йөргәннәр. Мари белешләр аталары «Фәләхи» белән «Гарәфи»не яхшы белгән, чөнки алар тагын да атаклырак балта осталары булган. Малайларны исә әтиләре исемнәре белән генә атап йөрткәннәр, бу – мари ягында гадәти хәл. Шуннан соң тегеләре дә бер-берсенә шулай дип кенә дәшә башлаган. Еш күрешмәсәләр дә, гел бер-берсенең хәлен белешеп тордылар. Кирәк чакта, үзара ярдәмгә дә киләләр иде.

Гарәфинең күзләрендә яшь тамчылары күргәч, мин аларның чынлап та бик нык дус булганнарын аңладым.

Малай чакта Гарәфиләргә кунакка барганыбыз да истә калган. Әти үз куллары белән агачтан чана ясый иде, Гарәфинең бердәнбер кызына бүләккә яңа чана алып барды. Ул елак кыз белән инеш буендагы тауда чана шуган чак та хәтердә әле. Артыннан катырак итеп этеп җибәргән идем, мамык шәлгә уралган бөтерчек кызчыгым инеш буендагы көрткә чумды, бөтенләй күмелеп бетте, кардан бары ак киез каталары гына тырпаеп тора. Мин аны коткарырга ташландым. Кар астыннна казып чыгаргач, елар инде бу хәзер үкереп дип уйлаган идем, «ыһ» та итмәде шайтан кызчык! Күңелен күрү өчен, чанага утырттым да тауга каршы тартып киттем. Тау биек, мин таеп китеп тезләнәм, кызчык чырык-чырык көлә. Аның көлүеннән ачуым килеп, чана бавын кискен тартып куям, ул артка ава, әмма барыбер көлүеннән туктамый. «Сипкелле нәмәрсә, чәүкә оясыннан егылып төшкән күкәй!» – дип үртим, ә ул һаман көлә. Тау башына менеп җиткәч: «Ник еламадың, каты егылдың бит?» – дип сорыйм тегеннән. Ул, чигүле бияләе белән матур борынын ышкып ала да: «Синең янда елап торыргамы!» – ди. Зур кыз, янәсе, горур, малайлар янында еларга хурлана. Мин эчемне тотып көләм, аның мамык шәленнән төртеп чыккан чәчләрен рәтләп куям, ак башлыгына кунган карларны каккандай итәм.

Хәтер «кино»сы шул урында сүнә, Гарәфи миңа кабергә беренче булып балчык салырга куша. Шулай тиеш икән, мин – малае бит… Әтигә җеназаны Гарәфи укыды, аның мәкаме искиткеч моңлы, китапка да күз салмыйча башкарып чыкты.

***

…Зөбәйдә язмасын тыңларга тагын вакыт таптым. Дөресен генә әйткәндә, ул минем күңелемнән беркайчан да китмәде. Чит кеше тарихы бит. Без һәммәбез дә кеше турында сөйләшергә, яки башкаларның гаилә дөньясы белән кызыксынырга бик маһир инде. Кыскасы, гайбәтне үлеп яратабыз. Берәр исеме чыккан, яки атаклы шәхес булса – бетте! Сөякләренә кадәр юабыз. Авызны чапылдата-чапылдата тәмләп сөйлибез тегенең гайбәтен. Ниләр генә уйлап чыгармыйбыз, имеш, аның сөяркәләре күп икән, имеш, аның хатыны, тәнен сихәтләндерү өчен, көн саен бер мичкә катык-кефирда гына утыра икән. Имеш, тегенең хатыны ире турында шулай дип әйткән, алар тату тормыйлар икән һәм башкалар, һәм башкалар. Гайбәт – гайбәт инде ул. Гайбәтнең әйбәте булмый. Ләкин гайбәт безгә яшәргә көч бирә, дөресен генә әйткәндә, үзебезнең башка ишелеп төшкән мәшәкатьләрне оныттыра, безгә шуннан соң рәхәт була. Менә шундый инде ул адәм балалары, нишләтәсең?..

Әйткәнемчә, Зөбәйдәнең тавышы искиткеч матур. Аны ишетүгә күңелгә рәхәт булып китә, үпкәләр капылт кына саф, ылыс урманы һавасы белән тулгандай була. Ә язмышы! Язмышы!!! Менә сезгә дә сөйлим! Үзе яза Зөбәйдә боларны:

«Син сурәтләгән фахишә түгел мин. Ә синең «Зөләйха кыйссасы»ндагы Марлен белән булган вакыйга минекенә тач туры килеп тора! Үзем дә шаккатым: шулкадәр дә бер төрле язмыш булса булыр икән!

Ә минем «Марлен»ның фамилиясе – Кобяшвили. Грузин фамилиясендә булса да, тәгаен ул милләттән түгел. Аллага шөкер, урын өстендә ятмый, аякта йөри.

Без өч кыз бер фатирда яшәдек. Прокурор чапаны җиленнән туган «Пырхый» кызы – «барби» курчак Әдинә һәм туганнан-туганым әфганчы Әсфанга ияреп кайткан Җасминың бөтерчеге Майя.

…Беренче елны музфакка укырга керә алмадым. Берәр ел тирәсе колхозда эшләгәч, әтинең Казандагы танышы музыка мәктәбенә урнаштырды. Янәсе, вакыты әрәм узмас, сәнгатькә якынрак булыр. Гади эшләрне башкара идем анда. Урын булмаса да алдылар инде. Әтинең танышы дәрәҗәле түрә иде. Ул, икенче дус түрәсенә шалтыратып, мине шуның янына җибәрде. Тегесе башка танышы янына. «Башка танышы» дигәнем яңа гына ниндидер уртак кооператив оештырган бик елгыр эшмәкәр иде. Музыка мәктәбенә шул урнаштырды. Анда эшкә керүем үземә дә, мәктәп җитәкчеләренә дә яхшы булды дип уйлыйм. Минем җырлавымны тыңлап карадылар да тел шартлаттылар һәм шуннан соң тормышым үргә таба киткән шикелле булды. Кобяшвили, нишләптер, мине күз угыннан җибәрмәде, әле шалтырата, йә булмаса, йомыш табып, директор янына үзе килеп чыга. Бу музыка мәктәбе үз хисабына эшләүче яңа уку йорты икән, әле туксанынчы елларда гына оештырылган. Соңрак белдем: Кобяшвили Попечительләр советының рәисе булып чыкты.

Авылдан ничек киткәнемне сөйлим әле. Хәленнән килсә, әлбәттә, әти мине мәңге җибәрәсе түгел иде.

Колхозда эш юк, фермага сыер савырга барсаң гына инде. Ә мин сыер савудан да курыкмый идем, чөнки яшьтән әнигә булышып үстем. Ул чакта колхозда рәис булып Рәшит Гарипович эшли иде бит. Унынчы сыйныфта укыганда, берничә мәртәбә очрашуга да килде. Әлбәттә, максаты безне авылда калдыру иде. Тик Рәшит Гарипович турыдан-туры алай дип кыстамады. Ул, ерактан килеп, мисаллар белән сөйләргә ярата. Әнә узган ел фәләннең кызы Мәскәүгә китеп барган булган икән, нишләптер, – үзе сагынуга түзә алмадым ди, – кире әйләнеп кайткан, хәзер колхоз кәнсәләрендә эшли. Фәләннең кызы шәһәрдә өч ел торганнан соң кире кайтты: тулай торак тормышына ияләнеп булмый, ди.

Рәшит Гариповичның мисаллары күп, тезә генә: фермада сыер саварга кызлар кирәк! Малайларның күбесе исә болай да авылда калырга әзер тора. Тик, кызлар булмагач, нишләсеннәр, кич буе өй тавыгы булып утырып булмый бит инде. Кайчан да барыбер өйләнәсе ич. Шуңа күрә авылга кызлар кирәк иде. Мин дә калдым һәм туп-туры фермага эшкә киттем. Бу эшемне ошаттым да. Тик бер нәрсәгә генә ияләнә алмадым: сыер савучылар арасында аты-юлы белән сүгенә торган ике апа бар иде. Ачы сүгенү сүзләре колакны ертып керә дә, күңел төшә, кул эшкә бармый. Әлбәттә, соңыннан мин моннан котылуның, ягъни моңа каршы көрәшүнең җаен таптым табуын: берәрсе сыерына ачу итеп, сүгенергә керешкәнче, тиктомалдан җырлый башлыйм. Тавышы матур кешегә сәхнә кирәк түгел, сыерлар арасында да минем тавыш шәп чыга. Матур җыр ишетелеп торганда, ничекләр итеп, авызыңны тәмсезләп, телеңне пычратып, сүгенмәк кирәк?! Апаларым акрынлап ямьсез сүзләр әйтүдән тыйлыга башлады, бераздан бөтенләй тәмле теллегә әйләнеп беттеләр. Беркөнне Рәшит Гарипович мине терлекчеләр йортына чакыртып алды. Сүгә инде бу хәзер мине авыз ачып фермада җырлап йөргәнем өчен дип, шомланып киттем инде янына. Ләкин ул ачуланасы урынга: «Зөбәйдә, беләсеңме, нәкъ менә синең сыерларның гына сөтләре күпкә артты», – ди бу. Беләм, завферманың әйткәне бар, минәйтәм. «Сәбәбен дә беләсеңме?» – ди бу. Мин иңбашларымны сикертәм, каян белим, янәсе, мин зоотехник түгел бит, гади сыер савучы. «Синең җырың аркасында!» – ди колхоз рәисе. Күзләрем маңгайга менә яза. «Менә сиңа әкият!» – дип уйлыйм эчтән генә, аның сүзләреннән көлеп җибәрмичә чак тыелып торам. Үзе нинди акыллы кеше, үзе тузга язмаган сүзләр сөйли дип уйлыйм. Көләсе килә инде түлке. Тик өлкән кешене мыскыл итү була, түз, Зөбәйдә, дим үз-үземә. Соңыннан гына барып җитте мин тавык башка: чынлап та, сыерларга хәтта Моцартны тыңлата башлаган заман килгән ләбаса! Музыка аларны тынычландыра, стрессларын бетерә һәм сөтләре дә арта икән! Бу хакта Рәшит Гарипович каяндыр укыган, һәм нәтиҗәсе дә күз алдында ич!

Мин, күрәсең, кайчак артыграк та мавыгып китә идем. Бүген фермага районнан түрәләр килә, безнең эш белән кызыксыналар, янәсе. Соңыннан ферма өендә аларның күңелен күрергә кирәк була, бу очракта матур җыр иң кулае иде, әлбәттә. Рәшит Гарипович бу вакытта инде колхоздан китеп, районда эшли. Акыллы кешеләрне авыл җирендә озак тотмыйлар шул, тизрәк үзәккә алу ягын карыйлар. Йә, менә шәһәрдән тагын акыллы башлар киләсе дидем бит әле. Нәкъ сыерларга җырлаган кебек аларга да мин җырлап бирергә тиеш икән. Җырладым, кул чаптылар. Берсе хәтта бик каты шәһәргә укырга керергә кыстады. Мине кызыктырды бу, әлбәттә. Үзем ярдәм итәм, ди ич абзыең. Ләкин аның бүген үк алып китәсе килә икән. «Вакытлыча минем коттеджда яшәп торырсың», – ди. Хатыны белән дә аерылган бу, имтиханнарга әзерләнергә дә комачаулык итүче булмас, янәсе. «Акылың алтын икән, бүген үк кирәк сиңа, абзый. Башта көзгегә кара», – дип, чак кына ычкындырмадым.

Тик шулчак минем җырлау гына түгел, җыр язу теләгем уянды. Көй язасым килә. Шул көннән мин көй эзли башладым. Яңа, беркайда да кабатланмаган үз көемне. Әлбәттә, мәхәббәт турында инде…

… Кызыбрак киткән вакытлар да булмады түгел: күңел хисләнеп ала да, сыер савуны да онытып, җырлый башлыйм, туктый алмый торган идем. Сөт ташучы машина китәргә ашыга, ә минем берничә сыерым һаман савылмаган! Шуннан соң әти мине Казанга укырга җибәрергә мәҗбүр булды. Хәзер генә ул, баласы җырлый белсә-белмәсә дә, әти-әнисе аны көчләп музыка мәктәбенә йөртә, әллә нинди бәйгеләрдә катнаштырып, «йолдыз» ясарга тырыша. Дөрес эшләмиләр, йолдызларның атылып юкка чыга торган гадәтләре дә бар. Ахыр чиктә пыскый-пыскый сүнәләр… Күмерләре генә тырпаеп кала…

«Әлфия Авзалова кебек була алсаң гына, зур сәхнәгә чык!» – дип тукып җибәрде әти артымнан. Ул әйтсә, каты әйтә. Белми ул: Илһамнар, Әлфияләр алар гасырга бер генә туа. Күңелемнән шулай карышсам да, аның сүзләре гомер хәтеремнән китмәде – кешенеке төсле бер һөнәрем булыр дип, соңыннан чит телләр факультетын тәмамладым.

Аңа кадәрле… Ә аңа кадәр кыз баланың башыннан тулы бер тормыш узасы бар иде.

Беренче репетициядә катнаштым. Тавышым башкаларныкыннан күпкә аерыла: көчлерәк тә, ансамбль җитәкчесе әйткәнчә, моңлырак та. Мин үзем дә беләм: моңлы гына түгел, тембрыма чаклы үзгә, күңелгә ятышлы иде.

Бераз «шомара» төшкәч, ике-өч атнадан соң, бер төркем кызлар белән, каравылчы юклыктан файдаланып, бинаның һәр почмагын диярлек тикшереп чыктык. Төрек мунчалы бассейн ягына гына кереп булмады, анда сак уяу иде. Ләкин без ул көнне монда ресторан, клубтан башка казино, фитнес-үзәк, диварлары кызыл бәрхетле кунак бүлмәсе барлыгын белдек.

Ансамбльдәге кызлар барысы да диярлек минем ишеләр иде, өстәвенә без барыбыз да коеп куйгандай чибәрләр, озын буйлылар. Хәер, ансамбльдә төрле буйдагы җырчылар була алмый ич инде – сәхнәгә чыгып басасы бар.

Репетицияләр гадәттәгечә уза торды, гадәттәгечә һаман тукып тордылар: ниндидер фестивальгәме, бәйгегәме әзерләнәбез икән, без анда җиңеп чыгарга тиеш. Хәер, шул вакытта тормышымда янә бер үзгәреш булган икән: мине ансамбль кызлары белән бер тулай торакка урнаштырдылар. «Коллектив рухын тою өчен шулай кирәк!» – дип аңлаттылар. Бу шундук аңлашылды: эш «коллектив рух»та гына түгел икән, безне матур йөрергә, киенергә, бизәнергә, хәтта өстәл артында дөрес итеп ашарга да өйрәтә башладылар.

Һәр эшнең үз белгече бар иде. Бу безгә кызык тоелды, бар нәрсәне рәхәтләнеп үзләштерә, һәр сүзне карусыз тыңлый идек! Күктән ишелеп төшкән бәхет ләбаса! Барысы да бушка! Без үзебезне элеккеге «благородных девиц институты»ндагы мадмазельләр кебек хис итә башладык. «Авыллык»тан арыну өчен, менә дигән буш мәктәп иде бу! Өстәвенә психолог, тагын әллә нинди «профессорлар», барыбызны җыеп, төрле темаларга лекцияләр укый.

Безне ике төркемгә бүлделәр: «Мисс Вселенная» һәм «Мисс Модель». Психолог килеп, лекция укыганан соң, үзебезне, үзара шаяртып, аныңча «хур кызлары» дип атый башладык. Беренче төркемдәгеләр чит илләрдә үткәреләсе бәйгеләрдә катнашырга әзерләнә, икенчеләр Рәсәйдә уздырыла торганнарында катнашачаклар, имеш. Аерма шунда: беренче төркемгә мәктәптә чит телләрне үзләштергәннәрне алдылар. Инглиз телен яхшы ук сукалаганлыктан, мине беренчесенә керттеләр. Тик шунысы гаҗәп иде: «Мисс Модель» төркемендәге кызлар бик матур җырлыйлар һәм алар чибәррәк тә.

Һәр кызга аерым шәхси эш папкасы ачылды. Шуның артыннан ук һәр атнаны бар кеше анкеталар тутырырга тиеш иде. Анкеталарның сораулары әле дә истә. «Киләчәктә кем булырга телисең?» дигән сораудан башлап Ельцинның кайчан, нинди карар чыгаруларына чаклы җавап бирергә кирәк иде. Әйтерсең, югары уку йортының фәлсәфә, яки сәясәт факультетында укыйбыз. Чәнечке һәм пычак тотып ашарга өйрәтүләр бер хәл икән әле, берзаман безгә алъяпкычлар яптырып, ашарга пешеререгә дә өйрәтә башладылар. Монысын да бик теләп кабул иттек: кайсы хатын-кызның моңарчы ишетмәгән-күрмәгән салатлар ясарга өйрәнәсе килмәсен ди?! Килә! Шуңа күрә тормыш тагын да матураеп киткәндәй булды.

Көннәрдән бер көнне мин бассейн ягына эләктем. Һәм ник анда барып кергәнлегемә үкенеп бетә алмадым! Ишеге ачык калган иде шул. Кызыксынум да бик көчле, җиңә алмадым үз-үземне, тимер ишек ярыгыннан гына шуып эчкә узуга, авызымны ачып катып калдым: ап-ак матур зал! Бассейнның зәңгәрсу суы өстендә күзләрне камаштырып утлар җемелдәшә. Шул утлар янына сикереп төшеп, алар белән куышлы уйный-уйный йөзәсем килеп китте. Күлмәкчән килеш кенә. Тик миңа караганда башкалар өлгеррәк булып чыкты: түрдәге ишектән ике шәрә кыз йөгереп чыктылар да суга чумдылар һәм чыркылдаша-чыркылдаша йөзә, чума-калка башладылар. Минем кот алынды инде! Кызык эзләп кергән, имеш! «Кыргый» туксанынчы еллар бит. Мондый мунча-бассейннар хакында да, «күбәләкләр» хакында да ишетеп белә идек инде ул вакытта. Тик ул «кызык» соңыннан үземне дә кызык итә язды, кызлар чыккан ишектән җәймә белән генә уранган ике шәрә ир-ат күренде.

Әлбәттә, мине шундук күреп алды болар, һәм берсе кызу-кызу миңа таба килә башлады. Кырык-кырык биш яшьләр тирәсендәге абзыем яныма килеп баскан чагында да, мин һушымда түгел идем инде. Ул килә-килешкә кулымнан кысып тотты да:

– Әйдә, чибәркәй! Безнең белән күңел ачарга!– дип, үзенә таба тартты. Мин борыным белән аның җылы, юеш күкрәгенә килеп төртелдем.Ул һаман үзенә тарта:

– Әйдә, чибәркәй! Курыкма! Тешләмибез сине! – ди.

Бар көчемә кулымны үземә таба тарттым, ул аның саен җибәрмәскә азаплана, тик минем бәхетемә тегенең куллары юеш, мине ныгытып тота алмый, шома балык кебек шуам да чыгам, шуам да чыгам. Ахырда ул үзенең җәймәсен суырып алды да, шуның белән эләктермәкче булып, өстемә ташлады. Мин, алдымда шәрә ир-ат күрүгә, баягысыннан да яманрак куркып, чырылдап кычкырып җибәрдем дә ишеккә таба атылдым.

Катырак кычкырганмын бугай: тавышым югалды. Мин «Сим-Сим»нан исән-сау чагымда, баш-аягымны алып, качарга карар кылдым. Тик карарым тормышка гына ашмады: Кобяшвили фамилияле хуҗаның уң кулы Тәнзилә ханым каршы төште.

– Әле иртәрәк булса да, әйтим инде, алайса, – диде ул.– Тик башкаларга сөйләми тор. Бу – многопрофильный центр. Чит илдә уза торган ярышларны обслуживать итәргә дә әзерлибез сезне. Теләгән кеше чит ил агентлыклары белән контрактлар төзи ала. Берәр ел барып эшләп кайтсаң, гомерлеккә җитә. Халык хайваннар кебек яши бу илдә! Менә үзең дә күрерсең әле! Теләсәң, берәр чит ил фирмасы белән контракт төзергә ярдәм итәрбез, теләсәң – монда кал. Хур кызы кебек яшәрсең аннары гомерең буе», – дип сөйләп бирде. Тик чит ил дигәне аеруча куркытты мине. «Интердевочка»лар хакында яман хәбәрләр ишетелә башлаган заман бит. «Соң… мәҗбүри түгел дидем бит! Үзебездә дә байлар күп безнең. Шуларның берсендә секретарь яки референт булып эшләргә мөмкин булачак. Инглизчәне белүең аеруча әйбәт. Безнекеләр чит ил фирмалары белән эш итә хәзер. Алдагысын кем белә? – Аннан соң ул үзенең җылы тавышы белән тагын өстәп куйды: – Бездәге профессорлар бүген Германиягә барып, сантехник булып эшләргә әзер!

Ничек бар, шулай…

Соңгы хат

Бер дә бер көнне Зөбәйдәмнән хатлар килү капылт тукталды. Гаепне үземнән эзләдем: инде кыз белән «танышу»га ничәмә-ничә еллар узды, минем әле бу хакта бер сыңар хикәя дә бастырып чыгарганым юк. Хәер, нәшер итү өчен, әүвәл язарга кирәк. Ничектер кул бармадымы, икенче мәртәбә фахишә кызлар язмышы хакында язу теләге юк иде. Хатларның тукталуына сөендем дә: шуның белән шул булыр, бу тәмамланмаган мәхәббәт тарихы онытылыр кебек иде. Ләкин язмыш дигәнең язучы фантазиясенә караганда да баерак.

Беркөнне мин Зөбәйдәдән бик озын хат алдым. Ул барысын да җентекләп язган иде анда. Үтенечен дә сырлаган: «Илһамың килсә, файдалан минем бу «күңел» дәфтәрен. Моңа кадәр җибәргәннәрне удалить итсәң дә була. Монысы сиңа кызыклырак булыр дип уйлыйм. Тик ничек бар, шулай яз, матурлама. Калганнар да тормышның коточкыч кырыс икәнлеген күрсеннәр. «Бандит туксанынчы еллар» күпме язмышларны чәлпәрәмә китерде. Советлар илен юк итеп, без тагын да кыргыйрак һәм хөсет җәмгыять төзеп азапланабыз… Зөбәйдә. »

…Гыйнвар уртасында өч көн рәттән бассейнга барганнан соң беркөнне төш тирәләрендә мин тиктомалдан исерек кебек алпан-тилпән дивардан-диварга бәрелеп йөрдем дә аяктан егылдым. РКБга алып китеп, операция ясадылар. Йокы артериясенә тромб утырып, шул кузгалырга маташкан чак булган, туксан процент кан йөреше юлы капланган; вакытында операция ясап өлгерделәр. Операциягә керер алдыннан гадәттәгечә ниндидер кәгазьләргә «Ризамын» дигән тамга салдым. Табиб урысчалап: «Летальный исход – 98 процентов!» – диде. Шуның калганы (2 процент!) – ышаныч һәм Ходай, Ходай яралткан табиблар кулында…

Рафаэль Шәвәлиевкә, аның урынбасары Айрат Хәйрулловка рәхмәт, алар күзәтүе астында булдым. Һай! Адәм баласының язмышы кыл өстендә генә!.. Өч көнлек дөньяда яшибез барыбыз да… Шулай дип уйладым да, ниһаять, Зөбәйдәнең көндәлеген янә ачтым һәм менә ак кәгазьгә күчерәм. Кыл өстендә яшәгән кызлар язмышы анда…

Аның үтенече буенча, ничек бар, шулай язам.

 Редакциядән

Бу айда авторның юбилее. Без аны гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез!

«Хур кызлары» романы китап булып дөнья күрде: бер җыентыкта ике китап – аудио һәм басма варианты. Сез аларны «ТАТМЕДИА» АҖнең сату нокталарыннан ала аласыз.

Зиннур Хөснияр

Фото: avatarko.ru

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү