Остепат дәваламый, ә төзәтә!

Остеопат – хәзерге заманда иң кирәкле, шул ук ук вакытта иң серле һөнәр ияләренең берсе. Икенче төрле аны кеше организмының механигы дип тә йөртәләр. Без бер вакытта таныш та, таныш та булмаган остепатия тармагы нидән гыйбарәт? Остепат нинди чирләрдән дәвалый?

Тәҗрибәле остеопат Алмаз Дияров бу һөнәрнең серләрен ачты.

* Остеопатияне еш кына мануаль терапия белән бутыйлар. Мануаль терапия – кул белән йогынты ясау методы. Ул – остеопатиянең бер өлеше. Остеопатия – киңрәк төшенчә. Ул беренчерәк пәйда булган. Мисал өчен, кеше муен авыртудан зарланып табибка килде, ди. Мануаль терапевт шул авырткан урынны гына дәвалаячак. Остеопат исә бу урында авыртуның ни сәбәпле барлыкка килгәнлеген ачыкларга тырышачак. Ул муен авыртуга китергән сәбәпне (урынны) дәвалаячак. Муенның үзенә бөтенләй кагылмаска да мөмкин.

* Остеопатка, гадәттә, баш, муен, арка, очлыклар, мускуллар авыртканда мөрәҗәгать итәләр.

* Хәзер балаларның күбесе туганда ук җәрәхәт алып туа. Ул исә, үз чиратында, ДЦП, хроник баш мие ишемиясенә, сөйләм үсешендә тоткарлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Боларны булдырмас өчен, остеопатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңа туган баланы белгеч кулына тапшырудан куркырга кирәкми. Остеопат кулланган барлык техникалар сак кына башкарыла. Гомумән, остеопатка мөрәҗәгать итү өчен яшь чикләве юк.

* Остеопатия алымнары ябыгырга да ярдәм итә дигән фикер яши. Әмма моны өздереп кенә әйтү кыен. Билгеле булганча, кешенең ябыгу-ябыкмавы организмдагы матдәләр алмашына бәйле. Аңа остеопат ничек йогынты ясый алсын? Дөрес, без кан әйләнешен яхшыртып, ябыгучыларга өлешчә ярдәм итә алабыз.

* Остеопат дәваламый. Ул механик кебек, организмны ул үз-үзен дәвалый алырлык дәрәҗәгә җитәрлек итеп төзәтә. Мисал өчен, кул киселеп җәрәхәтләнгәндә яра үзеннән-үзе төзәлә бит. Безнең тәнебез, организмыбыз шул рәвешле үз-үзен дәваларга сәләтле.

* Яман шеш вакытында остеопатия алымнарын куллану тыела. Гомумән, остеопатиянең берничә төре бар. Билгеле бер чир вакытында аның кайбер алымнарын кулланырга ярамый, кайчак, алар, киресенчә, бик зур файда китерә. Әйтик, остеопороз вакытында, йә булмаса, гормональ дарулар эчкәндә шытырдаган тавыш чыгара торган техникаларны куллану тыела. Ник дигәндә, андый чакта сөякнең ныклыгы кими, организмдагы кальций «юыла». Остеопат кулланган техниклар мондый чакта сөякләргә зыян гына салачак.

* Остеопат йокысызлыктан да котылырга ярдәм итә. Йокысызлык баш мие җөйләренең кысылуы, баш сөяге тирәсендәге мускулларның киеренке халәттә булуы аркасында пәйда булган икән, остеопатия алымнарының нәтиҗәсе булачак. Йокысызлык нерв системасын җайга салгач та юкка чыгарга мөмкин.

* Спорт белән шөгыльләнсәк-шөгыльләнмәсәк тә, актив тормыш рәвеше алып барсак, бармасак та – кыскасы ни генә эшләсәк тә, организмда барыбер ниндидер тайпылышлар күзәтеләчәк. Шуңа күрә кешегә елга бер тапкыр булса да остеопатка күренеп торырга киңәш ителә.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү