Илнур КОЛӘХМӘТОВ: «Мәгънәсе булмаган җырларны җырламас идем»

«Мин бит әле «йолдыз» түгел», – ди ул, тыйнак кына. Тамашачы күзе исә үткенрәк: тулы бер ансамбльне алмаштыра алырлык сәләт бар анда. Курай, кубыз, думбра кебек уен коралларында уйный, тамак белән җырлый (горловое пение. – Ред.), бии… Илсөя Бәдретдинова төркемендәге яшь артистларның берсе Илнур Коләхмәтов турында сүзебез. Аның белән якыннанрак танышырга булдык.

– Татарстан Башкортстан егетен ничек каршы алды?

Дөресен әйткәндә, Казанга килгәндә татарчам юк дәрәҗәсендә иде – яза да, сөйләшә дә белмәдем, телне аңламадым да. Әле мәзәк хәлгә дә юлыкканым булды. Безнең Уфада метро юк бит. Казандагы метрога төштек тә, «Вход» сүзенең татарчасын «Керү» дип түгел, имеш, инглиз телендә «кэпи» дип укыдым. Нинди «кэпи» соң ул? Нәрсәне аңлата бу дип баш ваттым. Башкортча «кереү» бит инде! Әйткәнемчә, Татарстанга гореф-гадәтне дә, телне дә белмичә килдем. Йөргән, торган җиреңдәге телдә сөйләшә белергә тиешсең. Татарчага шулай өйрәндем. Биредә татар-башкорт арасында була торган низаглар белән очрашмадым, шөкер.

– Фольклор ансамбленнән җырчы төркеменә күчтегез. Дәүләт эшендә эшләүдән канәгатьлек хисе алмау, яңалык эзләүме бу?

Фольклор ансамблендә биш ел эшләдем. Кайда гына булмадык, чит илләрне йөреп чыктык. Бу – минем өчен тәҗрибә, Айдар абый ягыннан тәрбия дә, дисциплинага өйрәнү дә иде. Сүз дә юк, мин аннан китмәс тә идем. Миңа анда ошый иде. Коллектив – искиткеч, бердәм. Миңа ансамбльдә күренеп, аерым чыгышлар ясарга да мөмкинлек булды. Әмма алга таба бер урында таптанмаска, башка өлкәдә үзеңне сынап карарга, дигән ниятләр белән киттем инде мин.

– Илсөя Бәдретдинова төркеменә килеп кушылуыгыз ничек булды?

Апай (Илсөя Бәдретдинованы төркемдәгеләр шулай дип тә йөртә икән. – Авт.) белән мине хатыным Айгөл таныштырды. Тормыш иптәшем аның төркемендә биюче булып эшли иде. Апайның чыгышларындагы этник өлешне яздыру өчен уен коралларында уйнаучы кеше кирәк булгач, хатыным аңа мине тәкъдим иткән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыган вакытлар әле бу. Тавыш яздыру студиясендә таныштык та алга таба бергә иҗат итә башладык. Төркемебез бердәм, без – бер гаилә.

– Курай, кубыз, думбра… Халык уен коралларында уйнарга өйрәнү ихтыяҗы һәм андый чыгышларга тамашачының кызыксынуы бармы?

Элек мин моңа әһәмият тә бирми идем. Уйныйсыңмы – уйныйсың, әллә нәрсәсе юк та кебек. Укыганда да вокал һәм курай дәресләренә һәвәскәр буларак кына йөрдек. Биюгә бөтенләй йөрмәдем, биергә оялдым. Без укыганда да ничектер андый халык уен коралларында уйнаудан оялдык димме соң… Вакыт та, укытучылар да бар иде югыйсә. Йөрмәдек. Ә менә хәзер нинди мөмкинлекне кулдан ычкындырганны аңлыйм. Хәзер элеккеге заман киемнәре, этник уен кораллары, хәтта исемнәр дә популярлаша бит югыйсә. Бу бик шәп. Хәзерге вакытта кешегә үз менталитеты, мәдәниятенә хас булмаганны күрсәтү отышлы. Барысы да думбраның да, курайның да ни-нәрсә икәнен белмәскә мөмкин бит әле. Хәзерге вакытта бу юнәлештә күтәрелеш бара, безгә – музыкантлар өчен дә бу куаныч, әлбәттә.

– Җырчы буларак, сезгә җырның мәгънәле булуы ни дәрәҗәдә мөһим? Әйтик, бик зур акчага мәгънәсез җыр тәкъдим итсәләр, җырлар идегезме?

Мәгънәсе булмаган җырларны җырламас идем. Миңа балачактан канга сеңгәндерме бу – тиз җырларны яратмыйм. Озын көйләр ошый. Егетләр белән күрешсәк тә, озын көйләр, салмак, элеккеге җырлар башкармыйча калмыйбыз.

– Илсөя Бәдретдинова белән «Арала бу газаптан» җырын дуэт итеп башкардыгыз. Гайбәт сүзләре ишетергә туры килдеме?

Юк! Апайның мине концертларда сәхнәгә чыкканда игълан итүе дә бик матур. Матур гаиләсе, чибәр хатыны, ике баласы бар, ди. «Чәйнәрлек» сәбәп калдырмый, кыскасы. Шуңадырмы, язучылар, андый сүз җиткерүчеләр юк. Хатыныма да. Кемдер ышана, кемдер – юк, һәркем үз фикерендә калсын инде.

– Эстрададагы нинди күренеш сезнең ачуны чыгара?

Эстрадага бәя бирерлек яшьтәме икән соң әле мин? Ошый-ошамый дип әйтергә дә тиеш түгелмендер, бәлки. Үз юлыңда барасың икән, читкә карап, кемнедер рәнҗетеп, артыннан гайбәт таратып, яла ягып, әйткәләшеп-талашып йөрергә кирәк түгел дип уйлыйм. Андый күренешләр булган очракта да, аны тамашачы хозурына чыгаруны дөрес адым дип күрмим. Талашмыйча дуслашырга кирәк. Гаиләң, ата-анаң, тамашачың, эшең, кул-аягың, башың бар, сәламәт икәнсең, матур итеп яшәргә генә кала.

– Үз концертыгыз турында хыялланасызмы?

Андый хыял бар. Булыр инде ул, тик кайчан… Концерт өчен бик күп эшләргә кирәк әле. Әйтәләр бит, уңышның 1 проценты – сәләт, калган 99ы – тырышлык, дип. Әлегә Илсөя Бәдретдинова белән эшлибез. Булачак концертымнан шоу да ясыйсы килә, тамашачыны курай белән генә дә шаккаттырып булмый лабаса.

– Елның ничә көне гастрольдә уза?

365 көннең якынча 200е гастрольдә уза. Монда инде банкетлар, башка төр чыгышлар да керә.

– Гаиләгез турында да беләсе килә. Иҗатыгызга якыннарыгызның да өлеше тәэсир итми калмыйдыр.

Мин – 20 яшьтә үк өйләнгән кеше. Үкенмим! Үз ярыңны тапкансың икән, өйлән!..

– …үз ярыңны табуны шул яшьтә аңлап буламы инде ул?

Безнең очракта, ул да – артист, мин дә – артист. Бер дулкында идек. Айдар Фәйзрахманов төркемендә бергә эшләдек. Кинәт кенә туган идеяләребез дә күп булды. Мәсәлән, берсендә гастрольдән кайттык да шул ук кичне Сочига чыгып киттек. 2 ай очрашып йөрдек без. Сочида мин Айгөлемә кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Хатыным – мине аңлый торган кеше. Ике ул үстерәбез. Гаиләдә безнең гел музыка, аралашу да музыкага корылган. Бәләкәй улыбыз иҗатка тартыла, җырлый. Олысы рэп юнәлешен үз итә, футболга йөри. Гаиләбездәге тагын бер үзенчәлек милләтебезгә дә бәйле. Мин – башкорт, хатыным – татар. Балалар миңа «атай» ди, Айгөлгә «әни» ди. Балаларга мин – таләпчән әти. Егетләр башкортча да, татарча да аңлый. Әлбәттә, интернет тәэсирендә русча сөйләшү дә юк түгел.

– Сез – тулы ансамбльне алмаштыра алырдай артист. Эстрада җырчысы төркемендә чыгыш ясап, күләгәдә калам дип уйламыйсызмы?

Юк, юк! Күләгәдә түгел! Без артта да тормыйбыз, барыбыз да бер планда. Ә апай – лидер. Ул булмаса, эшебез дә булмас иде. Апай бөтен нәрсәне үз өстенә алучы продюсер да, акча табучы да, костюмнар турында кайгыртучы да. Без әзергә генә чыгучылар дияргә мөмкин. Аннан, мин үземне ул кадәр «йолдыз» дип танымыйм. Әллә кем булдым дип чәчрәп чыгып, үзеңнең моңа кадәр нинди булганыңны онытырга да ярамый.

– Эш дигәннән, пандемия чорын ничек кичердегез?

Ой, авыр кичердек… Таксида эшләргә туры килде хәтта. Мине танып, «син бит Илсөя Бәдретдинова төркеменнән» диләр иде. Такси чакыртучыларга җырлый да идем. Балаларың, ипотекаң булмаса, кул кушырып, төшенкелеккә бирелеп өйдә ятасы булыр иде инде. Әмма эш булганда, теләсә кайсына алындык, куркып тормадык.

– Социаль челтәрләрдәге «Йолдызлы машина» проектыгыз кызыклы иде. Аны алга таба күрә алырбызмы?

Юк, аны бөтенләй туктаттым. Хәзер булган чыгарылышларны «Ютуб»ка кертәм. Бу проектны алып бару өчен вакыт та кирәк бит. Аның ни өчен туктавының сәбәпләре күп, барысы да бергә җыелды инде. Хәзер «Инстаграм»да танылган җырларга каверлар яздыру белән мавыгам.

БЕЛЕШМӘ

Илнур Коләхмәтов – башкорт егете, күрше республиканың Учалы районындагы Кәрим авылыннан. Иҗатын «Сорнай», Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге  Дәүләт фольклор музыкасы ансамбльләрендә башлаган.

БЛИЦ-СОРАШТЫРУ

Яраткан ризыгыгыз?

– Шашлык! Мин ит ризыклар үз итәм. Иртәнге ашка да ит ашыйм.

Сәхнә – ул…    

– …тылсымлы урын.

Гаилә – ул…

– …минем өчен барысы да!

Тормыш девизы?

– Беркайчан да бирешмәскә!

– Җыр кешене тәрбияли аламы?

– Ала. Җыр елата да, уйлата да.

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү