Коронавируска каршы вакцинаны санаулы көннәр эчендә ясатып калырга кирәк

Барлы-юклы бер ай вакыт эчендә итәк-җиңнәрне җыеп бетерергә кирәк! Коронавируска каршы вакцинаны әнә шушы санаулы көннәр эчендә ясатып калуың хәерле, ди белгечләр. Ник дигәндә, сентябрьдә елдагыча гриппка каршы прививка ясау чоры башлана. Ә бер вакцинадан соң икенче төрлесен ясатыр алдыннан ким дигәндә бер ай вакыт узарга тиеш. Шуңа күрә һәр эшне үз вакытында эшләп калу хәерле.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, узган тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 51 яңа очрагы теркәлгән. Алар, нигездә, Казан (26 очрак), Чаллы (10 очрак) шәһәрләрендә, Алексеевск районында (3 очрак), Түбән Камада (2 очрак) ачыкланган. Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Тукай районнарында исә ковид йоктыруның берәр очрагы теркәлгән. Бүгенгә республикада коронавирус белән авыручыларның гомуми саны 24583кә җитә.

– Хәзерге вакытта республикада барлыгы 910430 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. Шуларның 719707се икенче тапкыр вакцина кадаткан, – диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушев.

Саннардан күренгәнчә, яман чиргә каршы прививка ясатырга карар кылган кешеләр арасында, вакцинаның икенчесен ясатмыйча йөрүчеләр дә шактый. Министрлыктан алынган рәсми мәгълүматларга ышансаң, бүген Татарстанда 20 меңләп кеше икенче тапкыр коронавируска каршы вакцина ясатырга килмәгән. Ә аннан башка беренче тапкыр ясаткан прививканың бер файдасы булмый, чиргә каршы иммунитет төгәл вакыт аралыгында вакцинаның икесен дә ясаткан очракта гына барлыкка килә, дип кисәтә белгечләр. Вакцинаның беренчесен дә, икенчесен дә прививка кадату өчен каралган теләсә кайсы урында ясатырга мөмкин. Аның берсен бер шәһәрдә, әйтик, Казанда ясатып, икенчесен, мисал өчен, Әлмәттә ясатсаң да ярый. Бернинди чикләүләр юк, кыскасы. Теләк кенә булсын.

Коронавируска каршы вакцина ясатуга җаваплырак карый башламасак, чир котырып, аның яңадан-яңа штаммнары пәйда булачак, дип кисәтә белгечләр.

– Бүген ковидның яңа штаммнары пәйда була тора. Моңа һаман да шул вакцина ясатуга бармак аша каравыбыз гаепле. Аны никадәр иртәрәк һәм вакытында ясатып бетерсәк, чирнең шушы яңа штаммнар чылбырын да шулкадәр тизрәк өзәр идек, – диде журналистлар белән очрашуда Любовь Авдонина.

Яңа уку елы алдыннан укытучылар да вакцина ясата. 1 сентябрьдә тантаналы бәйрәм линейкасы исә ниндидер өстәмә чикләүләрсез – гадәти форматта узачак, дип ышандыра идарә вәкиле. Анда ата-аналар да катнашачак. Дөрес, бәйрәмгә маскадан килү, ике арада дистанция саклау кебек иң төп шартлар үтәлергә тиеш.

Шартлар димәктән, белгечләр республикада коронавирустан дәваланучылар өчен бөтен шартлар да тудырылган дип ышандыра. Хәзерге вакытта андый авыруларга исәпләнгән 5450 койканың 20 проценты буш. Аларны, авыручылар саны артып китә калса дип, резерв буларак саклыйлар. Кислородка да кытлык юк. Хәтерләсәгез, берничә көн элек Төньяк Осетиядәге хастаханәләрнең берсендә кислород үткәрүче торба тишелү аркасында реанимациядәге тугыз кешенең гомере өзелгән иде. Дмитрий Лопушев сүзләренә караганда, әлеге фаҗигадән соң республикада барлык кислород бирүче җиһазларның төзеклеге тикшерелгән, запас кислород балоннары булдырылган. «Бездә андый фаҗигане китереп чыгармас өчен барысы да эшләнә», – дип ышандырды баш эпидемиолог.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү