«Мин абыемны озак эзләдем, бик тә күрешәсе килә»

– 1945 елда Арча районы Кысна авылында туган абыем Альберт Фәйзрахмановны эзлим. Әнисе – Яруллина Мәрьям Ярулла кызы, әтисе – Фәйзрахманов Гарифҗан Фәйзрахман улы.  Алар  башта әти белән Асбест шәһәрендә яшәделәр. Мин әнием белән авылда калган идем. Абыем төрле җирләрдә эшләп йөрде. Литва, Латвиядә дә булды, Сахалинда да яшәде. Мин белгәндә гаиләсе юк иде. Әти  соңрак авылга әни янына  кайтты. Альберт абый әтине җирләргә дә кайта алмады. 2004 елда элемтә бөтенләй өзелде. Мин аны озак эзләдем. Башкортстанның Чакмагыш районы Үрнәк авылында Рузалия Дилаверова исемле бер ерак туганыбыз (ире – Мәмих, ике кызлары бар иде) яши иде. Соңгы араларда кинәт кенә башыма «Шунда түгелме икән?» дигән уй  килде. Тик ныклап тикшерә алганым юк.  Газета укучылар бу хакта берәр  нәрсә белсә, редакциягә хәбәр итсеннәр иде.  Бик тә күрешәсе килә.

Алсу Ибраһимова. Казан

Редакциядән. Хөрмәтле Алсу ханым! Без Башкортстанның Чакмагыш районы Үрнәк авылына шалтыраттык. Авыл җирлеге башлыгы Рәсимә Дамировна белән сөйләштек, Абыегызны белүчеләр табылмады. «Жди меня» сайтына да куйдык. Берәр җавап килсә, хәбәр итәрбез.


Фикер өстәү