Мондый әти кирәк түгел

Балачак – үзенең иң изге хатирәләре, әти-әни, туганнарның ихлас яратуы белән күңелләргә кереп калган гүзәл бер чор ул. Гаилә учагының җылысы, киләчәккә барыр юлларны яктыртып, күпләргә үз кыйбласын табарга ярдәм итә. Бер-берсен сөеп кавышкан гаиләләрдә башкача була да алмыйдыр…

Медальнең икенче ягы булган кебек, сабыйларын ятимлек кочагына этәреп, аны тәрбияләүгә бернинди өлеш кертергә теләмичә, озак вакытлар алимент түләүдән качып йөрүчеләр дә шактый. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, 30–42 яшьлек типсә тимер өзәрлек ир-атлар арасында андыйларның саны 10 меңнән артып киткән.

Арада 1 миллион сум һәм аннан да артыграк бурычлары җыелган ир-атлар да бар. Казанның Яңа Савин районы судында ай саен 400дән артык шундый эшләр карала, диләр.

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе гаиләләренә алимент түләргә теләмәүчеләргә ай саен йөзләгән җинаять эше кузгата. Арада 3 айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүчеләр, 1 елга төзәтү эшләре, штраф, чит илгә чыгуны тыю кебек җәза алучылар да бар.

Ни кызганыч, билгеле бер мәкальдә әйтелгәнчә, эт өрә, бүре йөри тора. Кайберәүләр, шуннан артыгы булмас әле дип, ничек яшәгән, шулай алименттан качып яшәүләрен дәвам итә.

– Ирем кызыбызны тәрбияләүдә бөтенләй диярлек катнашмый. Алимент түләмәве – бер хәл, көнләшкән булып, тавыш чыгарып йөри. Күршеләр алдында оят. Балага бер оек та алганы юк, аракыга акча таба. Балам: «Мондый әти кирәк түгел», – ди. Ни эшләргә дә аптыраган. Суд приставларына да мөрәҗәгать итеп карадым. Төрле җәза биреп тә карадылар үзенә. Файдасы гына булмады. Шайтаннан иман көтеп яшәүнең мәгънәсе юклыгын да беләм. Ни эшләргә дә аптыраган, – ди Казанда яшәүче Сания ханым.

Исерек килеш кеше көлдереп йөргән әтидән киләчәктә ни көтәсе? Мондый хәлдән чыгу юлы бармы? Татарстан Югары Суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәровка хокук саклау органнарында эшләү дәверендә шундый аяныч язмышлар белән еш очрашырга туры килгән.

– Гаиләдә бала тәрбияләүдә катнашмаган, озак вакытлар алимент түләмәгән, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан һәм башка төр хилафлыклар кылып яшәгән ир-атка карата иң соңгы чара – судка мөрәҗәгать итеп, аны аталык хокукыннан мәхрүм итү генә кала, – ди ул.

Дөрес, эш судка барып җиткәнче, тикшерү һәм опека органнары мәсьәләне төрле яклап җентекләп өйрәнергә тиеш. Хокуктан мәхрүм ителү ул ата-ана алимент түләмәскә тиеш түгел дигәнне аңлатмый. Әти кеше баласы өчен тиешле акчаны ай саен бала тәрбияләүче оешма яки баланың әнисе хисабына җибәреп барылырга тиеш. Шулай итеп, суд карары нигезендә әти кеше балага карата барлык хокукын да югалта, ай саен алимент түләргә дә тиеш була.

Татарстан Югары судында узган шундый судларның берсендә үземә дә катнашырга туры килде. Чаллы шәһәрендә яшәүче Исмәгыйль Хәкимов тормыш иптәше Миләүшә ханым белән 2017 елда аерылган. Хәзер аерым яшиләр. Хәер, аңарчы да бергә торуларының рәте-чираты булмаган. Әти кешенең баланы бер генә тапкыр да бакчага барып алганы, бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә котлаганы юк икән. Хәер, үзе дә моны яшерми. Вакытым булмады, ди.

Аталык хокукыннан мәхрүм ителәчәк ир-ат суд каршында үзенең киләчәктә төзәләчәген, баласына карата игътибарлы булачагына ышандырмакчы. 29 яшьлек ир-атның сөйләгәннәрен тыңласаң, аның 2017 елның май аеннан алып, бүгенге көнгә кадәр үз кызы белән бер генә тапкыр да очрашып сөйләшмәвенә ышанасы килми. Хәер, аның алименттан качып йөрүе, даими рәвештә эчкечелек белән шөгыльләнүе, җәмәгать урыннарында хулиганлык кылганы өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылуы да тикмәгә булмагандыр инде. Андыйлар үз ялганнарына үзләре ышанып яши бугай.

Суд барышында тагын шунысына игътибар иттем. Исмәгыйль Хәкимовның элеккеге тормыш иптәше Миләүшә ханым судка үзе генә түгел, булачак ире белән килгән. Әйтүләре буенча, 6 яшьлек Алияне үз кызлары итеп яздырмакчылар.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү