Европага түгел, районнарга: «Созвездие – Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман» фестивальләренең гастрольләре башлана

Без үз чишмәбезнең суын эчәргә тиеш. Республиканың сәләтле балалары һәм яшьләре катнашында узучы «Созвездие – Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман» фестивальләренең максатларының берсе ул.

Һәр чишмәнең башы булган кебек, әлеге талантларның да «оя»лары бар. Кадерле оялары. Тиздән бу фестивальләрдә иң актив катнашучы 14 район һәм дүрт зуррак шәһәрдә концертлар узачак. Алар турында матбугат очрашуында сөйләштеләр.

– Соңгы елларда республиканың район үзәкләре һәм авылларында мәдәният йортлары төзекләндерелде, яңалары ачылды. Алар буш торырга тиеш түгел. «Созвездие – Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман» фестивальләренең катнашучылары исә үз төбәкләрендәге мәдәният үзәкләренә җан өрәчәк, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова. – Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бик күп чаралар уза. Билгели ки, хикмәт санда түгел. Бездә узучы чаралар матур нәтиҗәләрен бирә, әлеге концертлар да шундыйлар рәтендә булыр дип уйлыйм.

Концертлар бер-берсенә охшамаячак. Ике фестивальнең уртак проекты булган әлеге гастрольләрдә сайланган төбәкләрнең сәләтле яшьләре катнашачак. Район һәм шәһәрләр исемлеге дә иң актив катнашучылар санына карап төзелгән. Концертлар берничә зур авылда да узар дип көтелә.

– Безнең концертлар – төрле район үзәкләрендә яисә авылларда гомер кичерүчеләргә үз кешеләрен, үз талантларын күрү, шул төбәктән чыккан моң чишмәсен татып карау мөмкинлеген бирә. Читтән кертелгән «попса»ны түгел, ә нәкъ менә безнең мәдәни код яшерелгән җыр-моңнарны ишеттерә. Миңа калса, әлеге гастрольләр – тарихи вакыйга. Алай гына да түгел, концертларда катнашучы һәр бала өчен алар – зур бәйрәм, – диде «Созвездие – Йолдызлык», «Наше время – Безнең заман» фестивальләренең баш продюсеры Дмитрий Туманов.

Гастрольләрне 4 сентябрьдә Түбән Камада узачак зур тамаша белән башлап җибәрергә ниятлиләр. Катнашучылар арасында  «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә призлы урыннар яулаучылар, лауреатлар һәм «Безнең заман – Наше время» фестивалендә төрле төбәкләрнең данын яклаучы эшче яшьләр бар. Шулай ук «Созвездие – Йолдызлык»ның «ветераннары» – Айдар Сөләйманов, Рузил Гатин да читтә калмаячак, дип белдерде оештыручылар.

Бездә сәләтле яшьләр күп. Ике фестиваль дә моны әледән-әле раслап тора. Шуннан чыгып, концертларның озынлыгын да беләсе килә инде. Сәхнә бирсәң, көн буена да сузар алар. Дмитрий Туманов сүзләренчә, бу «йолдызлар яңгыры»н ничек тә өч-дүрт сәгатьтән арттырмаска иде.

– Яшьләр һаман Европага йөз тота. Ә безнең «Созвездие – Йолдызлык» Актанышны, Әгерҗе, Кама Тамагы районнарын, гомумән, Татарстанның һәр районын ярата. Андагы урман-күлләрне, ә иң мөһиме – кешеләрен ярата. Бездә бит гаҗәеп матур кешеләр яши! Алар гап-гади авыл егет-кызларының ни дәрәҗәдә иҗатны үз итүен күрергә, алар белән горурланырга тиеш, – дип өстәде Дмитрий Александрович.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү