Вакцина ясатмый чир бетми

Россия яңа рекордлары белән «сөендерә». Оператив штаб мәгълүматлары буенча, узган атнада ил күләмендә коронавирустан үлү очраклары буенча антирекорд куелды: бер тәүлектә 815 кеше бакыйлыкка күчкән. Июль аенда бер тәүлектә үлүчеләр саны уртача 700 тирәсендә иде.

Чирдән саклануның бердәнбер юлы – вакцина. Хәзерге вакытта барлыгы 921827 кеше прививка кадаткан. Шуларның 741702се икенче тапкыр вакцина ясаткан. Саннарга карап, шуны әйтергә мөмкин: чиргә каршы прививка ясатучыларның күбесе икенче дозасын алырга килми. Министрлык мәгълүматларына ышансаң, Татарстанда шундый берничә дистә меңләп кеше бар. Шул сәбәпле вакцинаның ике дозасын да алу никадәр әһәмиятле икәнен без дә кабат искәртәбез. Чиргә каршы иммунитет төгәл вакыт аралыгында вакцинаның икесен дә ясаткан очракта гына барлыкка килә.

Коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килү дә әлеге дә баягы вакцина ясату-ясатмау мәсьәләсенә барып тоташа. «Аны никадәр иртәрәк һәм вакытында ясатып бетерсәк, чирнең шушы яңа штаммнар чылбырын да шулкадәр тизрәк өзәр идек», – ди Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Вакцинация буенча илкүләм күрсәткечләргә карасаң, көненә уртача 250,7 мең кеше прививка ясата икән. Вакцинаның бер компонентын алучылар 40,46 млн кеше исәпләнә. Бу – бөтен ил халкының 27,7 проценты. Тулысынча вакцинация узучылар саны – 31,1 млн, кабат вакцинацияләнүчеләр (ревакцинация. – Ред.) – 92,7 мең кеше.

Ирина Иванова 2020 елның көзендә коронавирус белән чирләгән. Компьютер томографиясе үпкәләренең 20 проценты зарарлануын күрсәткән. Бу елның апрелендә вакцина ясатырга булган.

– Вакцинаның беренчесен алгач, хәлсезлек, йокы килү кебек билгеләр күзәтелде. Температурам күтәрелмәде. Ә менә икенчесеннән соң кисәк кенә 37,8 тирәсенә менде. Бер көн дәвам итте бу. Аннары хәл керде, – дип сөйләде ул.

Коронавирус белән авыручылар дигәннән, республикада коронавирустан дәваланучылар өчен бөтен шартлар да тудырылган дип ышандыралар. Хәзерге вакытта андый авыруларга исәпләнгән 5450 койканың 20 проценты буш. Аларны авыручылар саны артып китә калса дип саклыйлар. Кислородка да кытлык юк, диләр. Исегездә булса, Төньяк Осетиядәге хастаханәләрнең берсендә кислород үткәрүче торба тишелү аркасында реанимациядәге тугыз кешенең гомере өзелгән иде. Әлеге фаҗигадән соң республикада барлык кислород бирүче җиһазларның төзеклеге тикшерелгән, запас кислород балоннары булдырылган. «Бездә андый фаҗигане китереп чыгармас өчен барысы да эшләнә», – дип ышандыра белгечләр.

Истә тот!

Вакцина ясату өчен чиратка язылу ысуллары:

1) Дәүләт хезмәтләре порталы аша (ЕПГУ);

2) Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;

3) 122 бердәм номеры аша;

4) күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп;

5) сырхауханәнең контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.


Фикер өстәү