Татарстан көрәшчеләре Ижаудан 8 алтын отып кайтты

Удмуртия башкаласында Милли һәм Олимпия программасына кермәгән төрләре буенча VIнчы бөтенроссия фестивале узды. Татарстан егетләре көрәш ярышында 9 авырлык үлчәвенең 8ендә беренче урынны алган.

Команда Ижауга Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин җитәкчелегендә барган. Баш тренер вазыйфасын танылган остаз Җәүдәт Хөсәенов башкарган.
Үз авырлыкларында Казаннан Алмаз Миннехуҗин белән Айрат Фәтхуллин, Сабадан Рамил Тимербаев, Кукмарадан Илфат Тимергалиев белән Рамазан Мөхәммәтҗанов, Арчадан Илсаф Фазылҗанов, Түбән Камадан Тимерхан Әмирханов, Кама Тамагыннан Алмаз Гыйләҗев җиңү яулаган. Чаллыдан Айнур Мирзаянов икенче булган. Исемлектән күренгәнчә, егетләр татар көрәшендә лидерлардан саналмый. Ә Ижаудагы бәйгенең мастерлык турниры икәнен исәпкә алсак, әлеге уңышлары аларга үз көчләренә ныграк ышанырга ярдәм итәчәк.

Аңлашылганча, Татарстан егетләре көрәш ярышында командалар арасында беренче урынны алган. Гадәттә, безнекеләрнең төп көндәше саналган Башкортстан егетләре Ижауга бөтенләй килмәгән. Шулай итеп, икенче урында – Удмуртия вәкилләре, Дагыстан көрәшчеләре өчен булган.


Фикер өстәү