Танылган көрәшче мактаулы исемгә лаек булды

Танылган көрәшче, Зәй районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туристлык идарәсе башлыгы Илфат Әшрәповка “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Президент 31 июльдә имзалаган Указда әйтелгәнчә, бу исемгә ул физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше, күпъеллык хезмәте өчен лаек булган.

Илфат Әшрәпов – Зәй төбәгенең танылган батыры. Озак еллар туган авылы Аксарда көрәшчеләр тәрбияләде. Соңгы елларда районның физик культура, спорт һәм туристлык идарәсен җитәкли. Зәйдә мили спорт төренең яңа сулыш алуына, биредә ел саен Ринат Фәрдиев истәлегенә узучы илкүләм турнир оештырылуына зур өлеш кертүчеләрнең берсе.

 

 


Фикер өстәү