Быелгы корылык авыл хуҗалыгы оешмаларын 25 миллиард сумнан мәхрүм иткән

Быел Татарстан амбарларында ашлык күләме гадәттәгедән чама белән 800 мең тоннага кимрәк булырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, барлыгы 2,5–2,6 миллион тонна бөртек (ашлыкка кукурузны кертеп санаганда) җыеп алу көтелә.

Беренче чиратта, ашлыкның кошчылык һәм дуңгызчылык комплексларына җитмәве бар. Тулаем Россиядә, бигрәк тә көньяк төбәкләрдә ашлыкка кытлык юк анысы. Терлекчелек өчен бөртекне башка төбәкләрдән  кертеп булачак, димәк. Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, республикада, терлекчелекне исәпкә алганда, бер елга 3,3 миллион тоннадан артыграк ашлык кирәк. «Корылык бөтен җирдә начар эз калдырды һәм уңышны киметте. Әмма технологияләргә игътибар җитеп бетмәгән хуҗалыклар һәм кырлар бигрәк тә зур зыян күрде», – дип аңлатып үткән министрлыкның матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына.

Башлангыч исәп-хисапларга караганда, аномаль эсселек һәм корылык аркасында авыл хуҗалыгы оешмаларына чама белән 25 миллиард сум акча керми калачак. Сүз уңаеннан, узган елда Татарстанда соңгы 12 ел эчендә рекордлы уңыш (5,5 миллион тоннадан артыграк) җыеп алынган иде.


Фикер өстәү