Айгөл Бариеваның улы Россия 1 каналы төшергән сериалда катнаша

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева инстаграмда үзенең шатлыгы белән уртаклашты.

Җырчының улы Камил Йосыпов Россия 1 каналы уздырган кастингны үтеп, хәзерге вакытта төшерелә торган «Ловец снов» сериалында төп рольләрнең берсен башкара. Фильм быел кыш зәңгәр экраннарга чыгачак.

Бүгенге көндә Камил Мәскәүдә ГИТИСта белем ала. Моңа кадәр “Dabro” төркеменең “На часах ноль-ноль” исемле җырына төшерелгән клипта төп рольне башкарган иде.

 

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Айгуль Бариева засл Артист РТ (@aigul_barieva)


Фикер өстәү