Татарча атамалардагы хаталарны табу буенча бәйгегә 3 меңнән артык гариза килгән

Татарстанлылар «Халык контроле» хезмәтенә татарча атамалардагы хаталарны күрсәткән 3091 гариза җибәргән.

Торак пункт, урам, җәмәгать транспорты тукталышы, юл күрсәткече, йорт адресы язылган такталарда татарча язылган яки тәрҗемә ителгән мәгълүматта булган хаталарны күрсәтүче һәр кулланучы шунда ук татар телендә хаталар эзләү бәйгесе катнашучысы була.

Конкурста катнашу өчен «Атама һәм язулардагы хаталар» категориясенә хәбәр калдырырга, элмә такта урнаштырылган адресны һәм фотоны җибәрергә кирәк.

«2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде, һәм конкурсның төп максаты – татар телен популярлаштыру, – ди «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы Сәрия Сабурская.

Конкурска нәтиҗәләр сентябрьдә ясала. Иң күп хата табып хәбәр җибәрүчеләр җиңүче булачак. Ун кеше кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.


2 фикер

  1. Топографик карталардагы хаталарны да күрсәтү бәйгедә катнашу дип исәпләнәчәкме?

Фикер өстәү