Коронавирустан вакцина ясатучылар арасында 100әр мең сумлык 1000 бүләк уйнатыла

1 сентябрьдән Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан гражданнарны бүләкләү программасы гамәлгә керәчәк.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карарда 1 декабрьгә кадәр йөзәр мең сумлык меңләгән бүләк уйнатылачагы хәбәр ителә. Акция вакцина ясатучыларның Бердәм регистрындагы уникаль номер нигезендә үткәрелә. Әлеге бүләккә 18 яшьтән өлкәнрәк һәркем ия булырга мөмкин. Җиңүчеләрне очраклы санны сайлап алу алгоритмы ярдәмендә компьютер билгелиячәк.

Җиңүчеләне билгеләү бонусзаздоровье.рф. сайтында булыр дип планлаштырыла. Нәтиҗәләр белән шунда ук һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша танышырга мөмкин булачак.

Барлыгы 1000 җиңүче 100әр мең сум акчалата бүләк алачак. Лотерея нәтиҗәләре махсус тираж комиссиясе тарафыннан расланачагын искәртә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.


Фикер өстәү