Татарстанда алдагы биш көндә 39 градуслы эсселәр көтелә

Алдагы биш көндә, ягъни 19нчы августтан 23енә кадәр Татарстанда аномаль эссе сакланчак. Август ае өчен уртача температура нормадан 9 градуска яки аннан да күбрәк булыр дип фаразлана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, һава температурасы көндез 37-39, төнлә 23-24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Соңгы 120 елда мондый эсселәр нибары өч тапкыр – 1972, 2010 һәм 2016 елларда кабатланган булган.


Фикер өстәү