Үзмәшгульләрне фотога төшерү серләренә өйрәтәчәкләр

Татарстан үзмәшгульләренә фотога төшерү нигезләрен өйрәнү мөмкинлеге булачак. Уңышлы бизнес алып бару өчен үткәрелә торган мастер-класс онлайн һәм офлайн форматларда  узачак.

Әлеге мастер-класста катнашучылар бизнес-портретларны дөрест төшерү, фотода продуктны күрсәтү, кызыклы һәм төрле сторислар төшерү,  яхшы контент-мейкер табу, уңышлы ракурсны сайлау серләренә өйрәнәчәкләр.

Мастер-классны фотограф, видеограф, режиссер һәм эшмәкәр Тимур Шәйхетдинов үткәрә.

Үзмәшгульләр өчен бушлай мастер-класс 10:00 сәгатьтә «Эшмәкәр йорты»нда (Петербург ур., 28нче йорт) узачак. Аны шулай ук Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фондының YouTube-каналында да карап булачак.

Катнашу өчен үзмәшгуль буларак теркәлгән булырга һәм сылтама буенча гариза бирергә кирәк. Чара «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

Бүгенге көндә республикада 134,5 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән.


Фикер өстәү