Мәктәпкә тимиләр!  «ВТ»да язма чыккач, Кукмара районыннан сөенечле хәбәр килеп иреште

Хәтерләсәгез, газетаның 30 июль санында «Тимәгез мәктәпкә!» дип исемләнгән язма басылган иде. Анда сүз районның Тырыш авылында башлангыч мәктәпне ябарга җыенулары, халыкның шуңа зар елавы турында иде.

Төзек, нык, кешеләренә эшләр өчен мегафермалары, ә иң мөһиме, балалар саны күп булган авыл халкы белем бирү учреждениесенә йозак элүгә, аяк терәп, каршылык күрсәтте. Безне дә мәктәп каршында 50дән артык кеше каршы алган иде. Ул вакытта газета аша авыл халкының фикерен түкми-чәчми җиткерә алдык. Әлбәттә инде, районның мәгариф идарәсе һәм хуҗалык җитәкчеләренең, авыл советы башлыгы һәм, мәктәп ябылган очракта, балалар укырга йөреячәк күрше Сәрдекбаш авылы мәктәбе директоры белән дә сөйләшкән идек. Шөкер, тырышлыгыбыз юкка булмады. Бу атна башында Тырыштан куанычлы хәбәр алдык.

– Дүшәмбе көнне Сәрдекбаш авылы мәктәбенә эшкә төшкәч, район вәкиле директор Фәнис Нәбиевнең кабинетына чакырып алып, быелгы уку елына балалар үзебезнең мәктәпкә барачакларын әйтте, – дип сөйләде безгә башлангыч мәктәп директоры Рәзинә Шәрәфетдинова. – 1 сентябрьгә кадәр эшлисе эшләрне, төзәтәсе урыннарны төзәтеп чыгасы булачак. Янгын сигнализациясе буенча Фәнис Нәбиев, үзем йөрим, диде. Калган эшләрне спонсорлар, хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Факилович  ярдәме белән башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез. Без бик шат дип әйтү генә аз. Балалар белән күрешеп, сөйләшеп торабыз. Аларның да күрше авылга төшеп укыйсылары килми иде. Әти-әниләр дә шушы көнгә кадәр үз фикерләрендә калып, мәктәпне ябуга каршы булды. Ябылган очракта, Белем бәйрәменә балаларын күрше авылга төшермибез, дигән ныклы карарга килгәннәр иде.

Авыл халкы фикеренчә, бу мәсьәләнең уңай якка чишелешендә газетаның ярдәме зур булды.

– Сез килеп киткәч, район башлыгы Сергей Димитриевның күпфукнцияле үзәкнең проектын эшләтү буенча Мәскәүгә барганлыгын әйттеләр. Бу мәсьәләдә дә эшләр башланды, дип беләбез. «Вахит» хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Факиловичның да мәктәпне япмауга өлеш кертүе – куанычлы хәл. Без, ата-аналар, аңа бик рәхмәтле. Без бары тик яхшыга гына өметләнәбез. Болай булгач, авылыбыз яшәр әле. «Ватаным Татарстан» газетасына бик зур рәхмәт. Газетагызны яратып укучылар, шундый журналистлар булу, проблеманы үтемле язмаларда чагылдырып баручылар булганда халык тавышын ишетүчеләр табылды, – дип авыл халкы зур рәхмәтен белдерде.

Төгәл җавап алыр өчен, районның мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Әхмәдуллин белән элемтәгә кердек. Ул да бу хәбәрнең дөреслеген раслады.

– Тырыш авылы балалары үз мәктәпләрендә белем алуны дәвам итәчәк, – диде ул. – Без тагын бер тапкыр комиссия белән чыгып карап, җитешсезлекләрне исәпкә алып, аларны төзәтү өстендә эшләячәкбез. Безнең төп максат – балалар өчен барлык шартларны да тудыру. Киләсе елларда, федераль программаларда катнашып, филиаллар урынына яңа мәктәп салуны күз алдында тотабыз. Тырыш, Купка, Камышлы авылларында чыннан да балалар саны күп. Аларда мәктәпләр, бакчалар салмасак, халкы да таралышып бетәчәк. Димәк, авылның киләчәге дә юк дигән сүз.

Илфат Әхмәдуллин сүзләреннән аңлашылганча, ике атна дәвамында төзәтү эшләре алып барылачак. Аерым алганда, Тырыш мәктәбенең түбәсен каратырга, сак хезмәтенә хәбәр сала торган төймә куярга кирәк.

– Алдагы көннәрдә без тагын бер тапкыр укучыларның әти-әниләре белән сөйләшеп, барысын да аңлатабыз. Алар бүген балаларының чыннан да таләпләргә туры килми торган бинада укуларын аңларга тиеш. Шушы шартларга риза булулары шарт. Киләчәктә балаларының үсешен, белем дәрәҗәсен, башкалар белән аралашуын, зур коллективта үз-үзен тотуын, спорт залларында шөгыльләнүен кайгырткан ата-аналар бүген үк гариза язып, күрше Сәрдекбаш урта мәктәбенә дә бара ала. Сез иде анда автобус йөртүен беләсез, – диде Илфат Әхмәдуллин.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Ватаным Татарстан (@vatanymtatarstan)

Җитәкче күпфункцияле үзәк төзү проектын эшләүләрен дә әйтте.

– Сез килеп киткәннән соң, без авыл халкы белән тагын бер тапкыр очраштык.  1 млн 600 мең сумга проект эшләнүен дә җиткердек. Проект хуплау табып, федераль программага кергән очракта, башлангыч мәктәпне барыбер сүтәргә тиеш булачакбыз, чөнки үзәк шунда ук салына. Ә инде грант оту турында хәбәр килгәнче, балалар әлеге мәктәптә укып торачак, – диде мәгариф идарәсе башлыгы.

Билгеле булганча, яңа уку елына Кукмара районында 15 башлангыч мәктәп вакытлыча тукталып торачак дип хәбәр иткәннәр иде. Балалар саны бик аз һәм биналарының торышы аеруча начар хәлдә булган 4 мәктәп әлегә ишекләрен кабат ачмаячак. Ә калганнары яңа уку елына үз укучыларын кабул итәргә әзерләнә.

– Бу мәктәпләрдә, беренчедән, бала саны күп. Икенчедән, авыл халкы канәгатьсезлек белдереп, күтәрелеп чыкты. Халык фикерен ишеттек. Безнең барлык эшләребез халык өчен эшләнә, – диде Илфат Әхмәдуллин.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Альберт Каюмов

 

 

 


Фикер өстәү