Кешенең нинди чирдән интегүе аның характер үзенчәлекләренә дә бәйле, дип ышандыра Норвегия галимнәре. Белгечләр ясаган кызыклы нәтиҗәләрне укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
* Даими рәвештә төшенкелеккә бирелүчеләр еш кына ашказаны һәм баш авыртудан интегә.
* Агрессив кешеләр гипертониягә бирешә, аларның иммунитеты какшый.
* Оялчан кешеләрдә инсульт булу ихтималы зур, алар йөрәк өянәкләренә һәм төрле инфекцияләргә тиз бирешә.
* Хис-кичерешләрен тышка чыгармаучылар астмадан интегә.
* Аралашучан, хисчән кешеләр күп авырулардан сакланган кешеләр төркеменә керә. Алар проблемалары белән бүлешергә курыкмый һәм бик тиз савыгалар.
* Саран кешенең – башы, куркак кешенең бөере авырта.
* Оптимист кешеләр тормышны бик җиңел кабул итәләр, бар нәрсәдән тәм табалар. Ашау мәсьәләсендә дә үзләрен чикләмиләр. Шуңа күрә алар арасында сәламәт кешеләр күп.
* «Юк» дип әйтә белмәүчеләр, нәрсә кушсалар, шуны үтәүчеләр артриттан интегә.
* Башларында чамадан тыш мәгълүмат булган кешеләр эч катудан азаплана.
Фото: pixabay.com