• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Әҗәлдән качам димә: суга бату очракларын ничек киметергә?

    Әҗәлдән качам димә: суга бату очракларын ничек киметергә?

    «Кыйнап кайтарганнар иде, тәнендә чыбык эзләре калган»

    «Кыйнап кайтарганнар иде, тәнендә чыбык эзләре калган»

    Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь

    Йолдызнамә | 4–10 июль

    Көрәшче Раил Нургалиев: «Көрәш гадел һәм чиста булды»

    Көрәшче Раил Нургалиев: «Көрәш гадел һәм чиста булды»

    Мөслим кызыклары

    Мөслим кызыклары

    Биология укытучысы Нурисә Ибәтуллина: «Яшел, зәңгәр йомыркаларга чират зур»

    Биология укытучысы Нурисә Ибәтуллина: «Яшел, зәңгәр йомыркаларга чират зур»

    «Алардагы техник мөмкинлекләр белән безне юкка чыгару – минутлык эш, тик алар аны эшләми»

    «Алардагы техник мөмкинлекләр белән безне юкка чыгару – минутлык эш, тик алар аны эшләми»

    Черновик

    Һөнәр сайлаганда. Әти-әни кушканга түгел

    Рөстәм Миңнеханов Чувашия Республикасында. «Без – тугандаш халык вәкилләре»

    Рөстәм Миңнеханов Чувашия Республикасында. «Без – тугандаш халык вәкилләре»

    Рөстәм Насыйбуллин: «Табиблар да ул кадәр укымый»

    Рөстәм Насыйбуллин: «Табиблар да ул кадәр укымый»

    Әтиләр әни булып эшли. Бала тәрбияләүче әтиләргә тиешле пособиелар

    Әтиләр әни булып эшли. Бала тәрбияләүче әтиләргә тиешле пособиелар

    «Адәм баласы, корбан чалып, Аллаһ Тәгалә каршында зур мәртәбә казана»

    «Адәм баласы, корбан чалып, Аллаһ Тәгалә каршында зур мәртәбә казана»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Бакчачыларны борчыган ИҢ ПОПУЛЯР сорауларга ҖАВАПЛАР

    Бакчачыларны борчыган ИҢ ПОПУЛЯР сорауларга ҖАВАПЛАР

    Сыек сабынның катысыннан аермасы нидә?

    Сыек сабынның катысыннан аермасы нидә?

    Табиб-дерматовенеролог: Меланома – пигмент күзәнәкләреннән үсә торган яман шеш

    Табиб-дерматовенеролог: Меланома – пигмент күзәнәкләреннән үсә торган яман шеш

    Өректән бәлеш эчлеге ясау ЫСУЛЫ

    Өректән бәлеш эчлеге ясау ЫСУЛЫ

    Начар үсүче помидорларга ничек ярдәм итәргә?

    Начар үсүче помидорларга ничек ярдәм итәргә?

    Төче чиянең сабагы да файдалы

    Төче чиянең сабагы да файдалы

    Бакча җиләге һәм лимоннан бик тәмле джем ясау ЫСУЛЫ

    Бакча җиләге һәм лимоннан бик тәмле джем ясау ЫСУЛЫ

    Кәбестә яфракларындагы корткычны бетерү ЫСУЛЫ

    Кәбестә яфракларындагы корткычны бетерү ЫСУЛЫ

    Бакчачыларны борчыган 3 сорауга ҖАВАП

    Бакчачыларны борчыган 3 сорауга ҖАВАП

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Язмыш

Күп сынаулар аша узган 24 яшьлек Рания Минһаҗева: «Әнинең ирен бик яратам…»

- ieditor
19.08.2021
- Язмыш
2
Күп сынаулар аша узган 24 яшьлек Рания Минһаҗева: «Әнинең ирен бик яратам…»
0
Карулар
Share on Twitter

Таш астыннан чыккан чәчәк. Аксубай районының Иске Ибрай авылы кызы Рания Минһаҗевага әбисе гел шул сүзне кабатлый торган булган.  24 яшьлек кыз ниләр генә күрмәгән!  Яшьли әтисез калып, әнисез үсү өстенә яшьтәшләреннән бик күп авыр сүзләр дә ишетергә туры килә аңа. Шушы сүзләр көчле итә дә инде үзен. Рания кечкенәрәк чакта нигә миңа гына инде бу сынаулар дисә, хәзер язмышына рәхмәт укый.

–  Әнием әтиемә кияүгә чыкканда беренче никахтан кызы була. Ул аны үзе белән алмый, әнисе янында калдыра. Шулай итеп, Рәсимә апам Факия әбиемдә үсә. Мине дә кечкенә чагымда гел Чирмешән районы Утыз Имән авылына илтеп куйганнар. Бервакыт кыш көне мин анда булганмын. Әтием алырга килгән. Тышта буран, юллар начар икән. Әбием Факия мине җибәрмәвен әйткән. Әтием Хәлилне дә китмәскә үгетләгән. Тик ул каршы килгән. Әбине тыңламыйча китеп барган. Ул чыгып киткәч, мин үксеп-үксеп елаганмын. Әллә әтисез каласымны сизгәнмен инде… Күп тә үтмәгән, авылдашлар аның юлда авариягә очрап үлүен җиткергән, – дип искә ала Рания. – Миңа ул чакта ике яшь иде. Әтисез калу, әнисез дә итте. Әни яңадан кияүгә чыкты, мине дә үзе белән алды. Әни белән китәргә туры килде. Андагы тормышны бик хәтерләмим. Әбиемнең сүзләреннән генә чыгып әйтәм.  «Бервакыт сезгә төштем. Салкын көн иде. Өй аллары бозланып беткән. Син шул салкында, бер кат майкадан йөрисең. Җитмәсә, йөткерәсең дә. Сине киендереп, үзебезгә алып кайтып киттем. Бабаң төшеп, киемнәреңне алып кайтты, дип сөйләгән иде ул. Шуннан соң мине әби тәрбиягә алган. Бераз үсә төшкәч, мине Рәсимә апам тәрбияләде. Ул миңа апа да, әни дә булырга тырышты. Тик аның ниндидер авыруы бар иде. 9 нчы сыйныфта укыганда гел баш авыруына зарланып йөрде. Район табиблары тикшереп тә карады. Тик бернәрсә дә тапмадылар. Бервакыт күңеле болганып, башы әйләнеп табибка баргач, аның сукыр эчәгенә операция дә ясап кайтардылар. Авыруның сәбәбе башкада булган. Аны Казан табиблары әйтте. Апамның башында яман шеш иде.

Рәсимәгә химия терапиясе алырга кушалар. Ә аннары бер-бер артлы өч операция ясала. Соңгысы бөтенләй уңышсыз килеп чыга. Кызны йөри алмас хәлдә, аяк-куллары тыңламаган килеш алып кайталар.

–  Апам бик авыр хәлдә иде. Хәтта, сөйләшә дә алмады. Сүзләрен бик авырлык белән генә әйтте. Бер сөйләшкәндә, мин китәм инде, кемгә калырсың, диде. Баштарак ни әйткәнен аңлап бетермәсәм, апаны югалткач, мин нинди югалту килгәнен аңладым. Әби белән яшәсәм дә, ул миңа апамдай җылысын бирә алмый иде. Әбинең үз язмышы  үзенә җиткән. Янындагы ике баласы да авыру иде. Аларны карарга кирәк. Җитмәсә, бабам  Минтаһирның ике күзе дә сукыр иде. Әбием шуларның барысын да тәрбияләде. Балаларның да, бабайның да холыклары бар иде. Әби үзенең усал булуы белән генә аларны җиңә алды. Әбиемнең балалары барысы да акылга зәгыйфь иде. Хәтта, минем әниемдә дә бераз тайпылышлар сизелә иде. Ул махсус мәктәптә укыган. Әбием шуңа да үз кызының хәлен белеп, апа белән мине канаты астына сыендырган да инде, – ди Рания.

Факия апага да сынаулар өелеп килә. Башта 21 яшьлек оныгы Рәсимәне югалту ачысы, аннан исә гомер иткән иренең бакыйлыкка күчүе. Минтаһир абый вафат булып, озак та үтми, Факия апаның улы Фәритнең үпкәсендә яман шеш табыла. Табиблар кичекмәстән операция ясарга дигән карар кыла. Тик Факия апа каршы килә. Рәсимәмне  җирләдем инде, икенчесен дә югалтасым килми, ди ул. Фәрит абый озак яшәми. 1 ай дигәндә якты дөньядан китеп бара. Ә аннары Раниянең әнисе Фәния үлеп китә. Аңа 53 яшь була. Инде хәзер бергә яшәүче кызы Әлфия дә авырый икән.

– Әни мин икенче сыйныфта укыганда яңадан кияүгә чыкты.  Мин бик тә әтиле, әниле яшәргә хыялландым. Бервакыт безгә әнинең ире Тәлгать абый килеп керде. Мин исә, балалыгым белән син минем әтиме дидем. Ә ул, әйе, кызым, дип кочып алды. Икенче көнне мәктәпкә баргач, укытучы апага, классташларга: «Хәзер минем дә әтием бар, кичә әтием кайтты», – дип мактандым. Чөнки балалар бакчасына йөргәндә дә, әтиең дә, әниең дә юк, дип кыерсытучылар булды. Мин әтиле булгач, каникул саен Иске Кармәткә кайтып йөри башладым. Әни мине карамады, миңа карата начар мөнәсәбәттә иде, дия алмыйм. Авыруы сәбәпле, әнигә үзен үзе карап йөртергә өйрәнергә кирәк иде башта. Әнинең яратуын тоймасам да, ул мине якын итә иде. Ана бит инде ул! Җәй көне мәктәпкә дә әзерли иде. Кулыма акча тоттырганы да истә. Әмма күңелдә барыбер яра калды.  Әни кочагында иркәләнеп үсә алмадым. Әнинең иренә мин хәзер дә әти диям. Аны бик яратам. Әти бик кешелекле, ярдәмчел. Әни авырып ятканда да, аны тәрбияләде. Әнидә дә яман чир таптылар. Казан хастаханәләрендә күп ятты, – ди Рания.

Кыз үзен тормышка өйрәткән укытучыларына рәхмәтле икәнен дә әйтә. Алар аны чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтә. Өенә килеп йөриләр. Хәтта, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, чыгып китәм, дигән кызны, югары уку йортына керергә кирәк сиңа, дип туктатып калалар. Әле бит Рания бик матур итеп җырлый да. Ансыз бер генә Сабантуй да узмый Чирмешәндә! Шөкер, ул теләген тормышка ашыра. Кулына диплом алып, җырчы була.

Рания күптән түгел кияүгә чыккан. Ире Ильяс – Чаллы егете. Алар интернет аша танышканнар. Хәзер ул Мингалеева фамилиясен йөртә.

– Үз гаиләм булу турында гел хыялландым. Күп сынаулар узсам да, язмышыма үпкәләмим. Мине Аллаһы Тәгалә яңадан бер кат әти-әниле итте. Иремнекеләр «кызым» дип кенә тора. Чит гаиләдә җылы таптым. Ирем һәрьяклап ярдәм итеп, үсендереп тора. Әбием исән-сау. Аңа 82 яшь инде. Әтием кайтуымны көтеп яши. Тормышыма шөкер итәм. Әбием өйрәткән догалар ярдәмгә килә. Аларны укыгач җиңел булып китә, – ди ул. – Кемгәдер үпкәләп утыра алмыйм. Әниемне дә гафу иттем инде. Үләсе көнне ул миңа шалтыраткан иде. Мин аны аңлый алмадым. Сөйләшеп булмады. Берничә сәгатьтән ул үлеп киткән. Миңа бик кыен булды. Әмма соңрак әнием төшемә керде. «Кызым, сине бик тә күрәсем килде, ди. Ә мин, үпкәләмисеңме миңа, дип сорыйм икән. Әнием исә, юк инде, мин сине бик яратам, дип җавап бирде. Шуңа да күңелдә авыр йөк юк хәзер. Тормышны яратып, матур планнар белән яшим. Бик тә бәхетле буласым килә!

Гөлгенә Шиһапова

Тэглар Аксубай районының Иске ИбрайблогерГөлгенә ШиһаповаРания Минһаҗевасынауязмыш
TweetShare

Фикерләр 2

  1. Оксана says:

    Торле язмыш була доньяда.Бу бала бик бэхетле эле,якын кешелэре бар.Мин 22 яшемдэ бердэн бер эбием дэ улеп китте,башка бер туганнарга да кирэкмэдем!Аллага шокер,балаларым бар,аларга соенеп яшим хэзер

    Ответить
  2. Гузэл says:

    Шундый эче язмышлы баланын эчен айкап чыгарып, матур язылган, но журналистлыгын итми калып булмый микэнни пияр сенсация язма кеше жэлеп итэргэ кирэк бит име? . Мин энинен ирен яратам дип куярга язма башына. Ботен эшлэгэн изге эшегез югала, мин ботенлэй башка юнэлештэ диеп куз алдынан китергэн идем, язманы…. Э ул бер бэхетсез ятим сабый турында Эти Эни назына сусап жылыларын тоймы яшэгэн кыз бала. Эх

    Ответить

Добавить комментарий для Гузэл Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Президенты һәм Свердловск өлкәсе Губернаторы XV өлкә Сабантуенда катнашты

16:30

Владимир Жаворонков: Пандемия әле бетмәде

15:03

Бала агачка менгән һәм аска төшә алмаган

14:50

Татарстанда 5 яшьлек малай үлгән

13:44

Отпуск алу өчен финанс ягыннан отышлы айларны атадылар

12:35

Республикада коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән

11:36

Чистай районында бер гаилә үлгән: җинаять эше кузгатылды

10:29

Әҗәтле кешеләр илдән чыга алмыйчак

09:12

Камилә Вәлиеваның киләсе сезонга планнары турында сөйләделәр

08:00

Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры билгеле

16:55

XII Бөтенроссия авыл Сабан туендагы ат ярышларында Вернблум Аш кушаматлы ат җиңде

15:49

2023 елда Бөтенроссия авыл Сабан туеның кайда узачагы билгеле булды

12:08
Күбрәк

ПОПУЛЯР

БДИлар тәмам: «5ле» дә, «2ле» дә бар

28.06.2022

Блогер Гүзәл Хөснетдинова: «Сеңлем юл читенә чыгып очкач та, сәҗдәдәге кебек яткан…»

27.06.2022

Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек»

24.06.2022

Юл һәлакәтендә үлгән Гөлнар турында авылдашлары: «Башта өч бала белән тол калды, хәзер балаларын ятим итеп китеп барды»

10.06.2022

Гөлсинә Калатаева: «Улым белән киленем мунчада янып үлде»

09.06.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 29 Июн 2022 - 13:03 АнонимБездә халык үзен күрсәтергзә оялмыЙ, ә артык тәкәббер! Үзен бик әйбәт күрсәтә ул, ә Сабантуйда уеннарда катнашуны бик түбән күренеш…Без кемнән оялабыз?
  • 28 Июн 2022 - 23:49 МиләүшәАртистларга 35-55 меңен дә чыгарып салалар, ә хәзрәткә 3 мең дә жәл.Нәрсә кыйммәтрәк йөри соң?Никах укучы мулланың хатыны: «Хәзрәтнең үз таксасы бар, фәлән мең сум түләгез!»
  • 28 Июн 2022 - 08:52 АнонимӘниләр заманында шприцлар юк иде, сарымсак салмадык. Чуар тавык ясыйбыз дип,вак туралган укроп сала идек.Сөт өсте , йомырка!Рәмзия Галләметдиновадан Нурлат ягы сые РЕЦЕПТЫ
  • 27 Июн 2022 - 15:50 АнонимРэхмэт сезгэ, хэр кылган яхшы Эш узегезгэ мене белэн кайтачак!!!Авыру хатынын тәрбияләүче Азат абый: «Сөйләшә алмаса да, рәхмәт әйтә»
  • 25 Июн 2022 - 22:54 РезедэИсэнмесез Гайшэ апанын адресын хэм телефон номерын бирегез эле бик кирэк иде уземэЭч төшүдән дәвалаучы Гайшә апа: «Дәва эзләгәнче, авырмавың хәерле»

СОРАШТЫРУ

Бәрәңге утыртасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!