175 нче гимназия укытучысы: «Илназ Галәвиевны геройлаштыру, акча җыюларны кабул итеп булмый»

«Достоевский янәшәдә» яшь режиссура остаханәсе кысасында Россия Армиясе академия театрында «Преступление и наказание (Раскольников/Галявиев)» эскизы күрсәтелгән. Оештыручылар әлеге спектакльнең ябык булуын, бер тапкыр күрсәтелүен һәм башка билетлар сатылмавын билгеләп үтсә дә, әлеге куелыш шау-шу чыгарды.

Фаҗига булган 175 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мостафинадан үтерүчене геройлаштыруга карата фикерен белештек.

– Аның исеме нишләптер гел телдән төшми. Бик авыр хәл бу, бик авыр. Бигрәк тә театрда файдаланылуы… 14 августта «Гаилә» мәчетендә вафат булган укытучылар, укучылар хөрмәтенә корбан ашы уздырылды. Каршымда баласын югалткан өч әни утырды. Аз гына читтәрәк егетләрнең әниләре… Бер генә мизгелгә дә күз яшьләре туктап тормады. Фаҗига яңадан күңел аша үтте. Әле һаман берничек тә тынычландырып булмый, сүзләр табып булмый… Аны геройлаштыру, акча җыюларны кабул итеп булмый. Җәмгыять чирле дигән сүз инде бу. Менә шуңа күрә, гомерләр бирелгән булса, мәктәпкә чыгарга, шул балаларга терәк булырга телим әле. Аларны ничек тә яклыйсы килә.

Әлеге язманың тулы вариантын иртәгә «ВТ»сайтында  укый аласыз.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү