Башкортстанда 50 яшьлек иргә карата җинаять эше судка тапшырган. Ул көмәнле хатынын кыйнап сәламәтлегенә зыян салуда гаепләнә. Бу хакта җирле Тикшерү комитеты хәбәр итә.
2021 елның февралендә Чишмә ройонының Шиңгәккүл авылында сәрхүш ир белән аның көмәнле хатыны арасында низаг чыга. Ярсыган ир хатынын сәнәк сабы белән кыйный, аркасына һәм эченә суга. Зыян күргән хатынның көмәне төшә.
Тикшерү барышында ирнең берничә тапкыр хатынына үтерү белән дә янавы мәгълүм була. Ир үз гаебен таныган, хәзерге вакытта ул сак астына алынган.
Андый ирлэрне узлэрен шулай кыйнарга кирэк