18 август көнне кичке якта Гагра районы тирәсендә Хашупса каньонында Казаннан килгән 15 яшьлек малай югалган. Аны Абхазиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару отряды, кинологлар һәм Гагра шәһәре коткаручылары эзләгән.
Кичә малайны тапканнар. Аның казналыгы, аяк һәм аркасы җәрәхәтләнгән. Яшүсмер һава сулап йөргәндә каньонга егылып төшүен әйткән. Аны җирле район хастаханәсенә озатканнар.