Биш көнлек укытуга күчүнең уңай һәм тискәре яклары нидә?

Быел Түбән Камада 17 мәктәп биш көнлек укытуга күчәргә җыена. Әлеге  яңалыктан  соң башка район һәм шәһәрләрдәге әти-әниләр дә моңа өметләнә башлады. Ни өчен дигәндә, башкалар шимбә көнне ял иткәндә, кемнең укыйсы килсен, ди. Тик алтынчы көн әти-әниләр өчен «йокы көне»нә әйләнмәсме? Биш  көн укытуның уңай һәм тискәре яклары нидә? «ВТ» хәбәрчесе  әлеге мәсьәләдә белгечләр фикерен белеште.

Кемдер риза, кемдер юк

Республикада 1 нче сыйныф укучылары болай да атнага биш көн генә укый. Быел  башлангычта укучы кайбер укучылар да аны үз башыннан кичерәчәк. Беренче булып, Түбән Кама балаларын бәхет басты. Казан узган уку елында 14 мәктәп биш көнлек укыту тәртибендә белем биргән. «Быелга әлегә төгәл мәгълүмат юк. Районнар укыту планын барлыйлар», – диделәр мэриянең матбугат үзәгендә.

– Әти-әниләр дә, балалар да үзләренә җайлы якларны гына эзли. Мәскәүдә, Башкортстанда – 5, нишләп без алты көн  укыйбыз, дип кызыксыналар.  Кайбер вакытта бу сорауны  бик еш күтәрәләр, берара онытып та  җибәрәләр. Гыйнвар аеннан мәгариф бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Май аенда  мәктәп директорлары, укытучылар белән  биш көнлек укытуның уңай һәм тискәре якларын  барладылар, – ди Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айзирәк Рамазанова. – Без  моңа район  мәктәпләре белән күчә алмыйбыз. Әкренләп шәһәр мәктәпләренең яртысын  күчерергә булдык. Бу –  35 мәктәпнең 17се дигән сүз. Башлангыч сыйныфлар 10 мең бала  бу тәртиптә белем алачак. Әти-әниләр арасында сөенгәннәре дә бар,  нигә безгә дә юк дип, ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Безнең халык бит  ул кабул иткән  карарга гына риза булмый. Ничек итсәң дә, зарланырга сәбәбен таба.

Биш көн укытуга күчкәндә, ниндидер дәресләрне кыскартырга туры киләчәк. Монда инде, математика, рус теле кебек фәннәргә кагылмаслар. Тик менә «кирәксез фән» дип  туган телне кыскартмаслармы, дигән борчу да бар.

Айзирәк Рамазанова әйтүенчә, биш көн укыганда, 3 сәгать кими. Әмма туган телгә тимәячәкләр. «Мәктәп компоненты, физкультура дәресләре кыскарачак. Атнага бер генә сәгать булган фәнне кыскарта  алмыйбыз бит инде, – диде белгеч.

Арча районында  әлеге яңалыкны хупламыйлар. Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Данил Мөхәмәдияров белдергәнчә, әти-әниләр биш көнлек укытуга каршы, шуңа күрә  элеккеге тәртиптә укуларын дәвам итәчәкләр.

Ял итәсе килә…

Атнага алты көн укыгач, әти-әниләр арасында, балалар белән паркларга чыга, рәхәтләнеп ял итә алмыйбыз, диючеләр дә бар. Шул ук вакытта кайбер мәктәп директорлары башкача уйлый. Янәсе,  әти-әниләр ялны йоклар өчен көтеп ала. Монысы – бәхәсле мәсьәлә. Әмма әти-әниләр ял көннәрендә эшләгән очракта, балалар урамда трай тибеп йөрмәсме, интернетта утыру белән мавыкмасмы?

– Без министрлыкка биш көнлек укытуга күчерегез әле,  дип хат  язган идек.  Тик  безнең хыял чынга ашмады. Бергәләп ял итәргә вакыт калмый бит. Хәзер инде кызым югары сыйныфларда укый, ә менә улыма мондый бәхет эләксә, әйбәт булыр иде. Яшермибез, йокларга барыбыз да ярата. Йокы туйгач та, теләгән җиргә барып була бит. Шимбә көнне җиңел дәресләрне куялар да укучыларның күбесе укырга  килми иде. Ике көн ял итеп, биш көн озак уку да туйдырырга мөмкин, – ди  ике бала анасы  Гөлнара Зиннәтуллина.

Казандагы 182 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлназ Измайлованың яңалыкка карата фикере бер генә төрле түгел. «Әни кеше буларак, хуплыйм.  Балалар рәхәтләнеп ял итәр иде. Ә укытучы буларак, дәресләр саны арткач,  программаны үзләштереп бетерә алырлармы икән? Менә шундый шигем бар. Программаны авыр дип әйтә алмыйм, анысы. Балаларның төрлеләре бар. Кайберләре бик җиңел укый, кайберләре авыррак. Сәләтенә карап, төрле бала төрлечә үзләштерә. Бу гомергә шулай булган. Хәзер бит алар телефонда утыра. Баш миләре мүкләнеп бара, артыгын  уйламыйлар. Әлбәттә, кыскартылган фәннәргә зыян киләчәк. Әти-әниләр риза, әлбәттә, –ди Гөлназ Измайлова.

Ике көн  буе интернетта?

Дәүләт Советының  бишенче чакырылыш депутаты Татьяна Воропаева, ялны күбрәк биргәч, балалар ике көн буе утырмаслармы соң, ди.

– Бөтен укучыларга да күчәргә кирәкми дип уйлыйм. Болай да  китап, әдәбиятны кыскартып укыйлар, биш көнгә күчсәләр, ни булыр? Замана балалары арасында тарихны, шул ук вакытта сугышлар турында белмәүчеләр дә бар. Башлангыч сыйныфлары күчсәләр дә була дип уйлыйм. Хәзер төрле программа  белән укучылар бар. Әйтик, өч еллык программа буенча укыганда, Яңа елга инде 1 нче сыйныф материалын  тулысынча өйрәнеп бетерәләр. Уку җиңел түгел. Әлбәттә, бер көнгә кимрәк укыгында, баланың сәламәтлеген, туклану мәсьәләләрен дә исәпкә алырга кирәк.  Элек башлангыч сыйныф укучыларына сөт эчертәләр, бер кашык бал бирәләр иде.  Бик яхшы бит бу! Әлбәттә, ике көн ял әти-әниләр өчен  әйбәт булачак. Югыйсә алар  атна буе эштә. Өйгә кайткач, балалары белән аралашыр өчен вакытлары да  калмый.  Ашыгырга кирәкми.  Яңалык керткәнче, әти-әниләр фикерен белешергә кирәк, – диде  Татьяна Воропаева.

Мәктәпләр биш көнлек укытуга күчәргә җыенмыймы?

Алсу Мөхәммәтова, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе:

– Биш көнлек укытуга күчүне мәктәпләр үзләре хәл итә. Тели икән, күчә ала. Министрлык күчәргә дигән карар кабул итә алмый. Бездә фәннәрне тирәнтен өйрәнүче, төрле профильдә белем бирүче уку йортлары бар. Чөнки фәннәрне тирәнтен өйрәнү өчен биш көн җитми. Артык дәрес куярга ярамый, СанПиН нормалары бар.   1 нче сыйныфлар биш көн укый. Биш көн укыту буенча әти-әниләргә мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Мәгариф турында» РФ законы нигезендә һәр уку йорты эш тәртибе, укыту-тәрбия процессының үзенчәлеген исәпкә алып карар кабул итә. Монда барлык сыйныфларда өйрәнелә торган фәннәр саны, дәресләрнең артык күп булмавы, укытучылар штаты исәпкә алына.

Рәис  Шәйхелисламов, Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры:

– Мин биш көнлек укытуга күчүне хуплыйм. Күбесе мәктәпкә йокысы туймыйча, күзләре кызарган килеш бара. Балага йокы да кирәк. Шимбә көнне йокысы туйгач,  укытучылары элемтәгә чыга ала. Интеллектуаль, музыкаль уеннар уйнарга, китап укуга, математик табышмаклар чишүгә багышланган чаралар уздырырга мөмкин. Балаларга артык йөк бирү дөрес түгел. Финляндиядә  балалар күбрәк уйный, өй эшләре  дә күп түгел. Шуңа да карамастан, көнгә 4–5 сәгать укып, дөньякүләм дәрәҗәләргә ирешәләр.  Артык  күп  биремнәр, өй эшләре баланы укудан биздерә. 45 минут эчендә укудан ваз кичәргә дә, шул ук вакытта зур нәтиҗәгә ирешергә дә мөмкин. Төпле итеп оештырсалар,  балалар шимбәне көтеп кенә торачак. Әти-әни баласы белән урманга чыга ала, бу да кирәк. Шимбә көнне татар теленә игътибарны арттырып, төрле кызыклы чаралар оештырып була. Дәрестә утырып кына татарчага өйрәтеп булмады бит. Туган телне тормышта кулланмыйча, өйрәнеп булмый. Тик  шимбә көн балага җәза көне генә булмасын. Укытучы дәрес материалларын биш көн эчендә генә бирергә өлгерә алмыйча, атна ахырына өй эшләре өелергә мөмкин. Бу көнне бала ял итсен, уйнасын. Нинди дәресләрне кыскартырга? Шундый сорау да туачак. Физкультураны, татар телен  кыскарту мөмкин түгел. Математика, рус теленме? Монда менталитетны үзгәртергә кирәк. Күп кенә чит  илләрдә катнаш дәресләр уздыралар. Мәсәлән, физкультураны табигать белеменә, математиканы технологиягә бәйләп  өйрәтәләр. Бер дәрестә ике фән укытыла дигән сүз бу. Файдалы да, вакыт та янга кала.  Көнбатыш илләре шушы юнәлеш буенча бара. Андый мәктәпләр шимбә көнне  балаларга бүләк итеп бирә ала.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 

 

 

.

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү